Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Мөслим авылында шәхси йортта янгын чыкты

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, янгынга электр чыбыгындагы кыска ялганыш сәбәп булган

6 гыйнварда Зөләйха һәм Алмаз Шамиловлар йортында янгын чыга. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, янгынга электр чыбыгындагы кыска ялганыш сәбәп булган. Шул рәвешле язмыш гаиләне сынауга дучар иткән.

– Туганым чирләп тора иде. Коймак пешердем дә, аның хәлен белергә киттем. Төшке аш вакыты иде. Чәй эчеп, дөнья хәлләре турында сөйләшеп алгач, кайтырга чыктым. Төшке ял вакыты узган иде инде. Хастаханәгә җитәрәк, сиренасын кушып, янгын машинасының узып китүе ишетелде. “И Ходаем, кемгә нәрсә булды икән, берәрсендә янгын микәнни?!” дип уйлап куйдым. Шунда Алмаз улым шалтыратты. “Әни, кайт! Өй яна!” – ди. Йөгереп кайттым, – ди Зөләйха апа. – Аллаһ яраткан бәндәмне сынармын дигән бит. Мине артык яратадыр, күрәсең. Иңне-иңгә куеп гомер кичергән тормыш иптәшем Илгиз алты ел элек бакыйлыкка күчте. Әтисе үлеменә өч ай дигәндә, Азат улым да, безне мәңгелек хәсрәткә салып, китеп барды. Ике елдан соң киленебез Рәмзияне мәкерле чир арабыздан алып китте. Азат белән Рәмзиянең бердәнбер кызлары Рүзилә 5 яшендә – әтисез, 7 яшендә әнисез калды, – дип авыр истәлекләрен барлады райондашыбыз.

Шамиловларның йорты кара күмергә әйләнгән. Зөләйха апа бүген Тойгелде авылында туганы Фәнүзә гаиләсендә яши. Кыш уртасында бернәрсәсез урамда калган райондашларыбыз ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтләрен җиткерә.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 17 гыйнвар саныннан укыгыз.

Вильям Тайбактин фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев