Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим авылында гомер итүче Шәмсиева Сәлиха Сафа кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов барды

Алар Сәлиха апага җылы теләкләрен җиткереп, район башлыгының котлау хатын, истәлекле бүләкләрен тапшырды, күркәм традиция буенча юбилярның иңнәренә шәл салды", - дип хәбәр ителә район хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Сәлиха Шәмсиева гомер буе балалар бакчасында хезмәт куйган. Тормыш иптәше Ягъфәр абый белән бер ул, ике кызга гомер биргәннәр. Ул бүген кызлары, кияүләре, оныклары һәм оныкчыклары янәшәсендә гомер итә, һаман да хәрәкәттә.

Сәламәт булып, җан тынычлыгы белән якыннарыгыз янәшәсендә озак яшәргә насыйп булсын сезгә, Сәлиха апа.

Фото - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев