Морг ачылыр кебек
Үлгән кешене ярдырыр өчен моңа кадәр Азнакай суд-медицина экспертизасына җибәрәләр иде.
Тиздән Мөслимдә дә морг эшли башлаячак. Лицензия алу белән бәйле эшләр төгәлләнгәч, морг рәсми төстә ачылыр, дип көтелә.
– Һәркемнең дә мәетне шәһәргә алып барып ярдыру, юл чыгымнарын күтәрү мөмкинлеге юк. Ә районда бу төр хезмәт – мәетне яру түләүсез башкарылачак, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Данияр Якупов.
2017 елның җәендә районда морг төзелде. Бер катлы модульле бина район хастаханәсе территориясендә урнашкан. Моргта Минзәлә шәһәр хастаханәсе патологоанатомы Николай Швец эшләячәк. (Минзәләдә морг 2019 елның гыйнварыннан бирле эшли). Киләчәктә район поликлиникасыннан берәр табибны патологоанатомга укыту күздә тотыла.
– Бина республика бюджеты хисабына сафка басты. Мәйданы 118 квадрат метрлы бинаны Азнакайның “Нефтемаш” оешмасы төзеде. Территорияне төзекләндерү, койма тоту, су кертү, канализация һәм башка эшләр өчен средстволар муниципаль бюджеттан бүлеп бирелде, – ди поликлиника мөдире Илгиз Латыйпов. – Халык җирләү бюросы булдыруны да сорый. Әлеге мәсьәләне хәл итүне дә күз алдында тотабыз.
Па т о ло г о а на т оми я бүлегендә хастаханәдә яисә өендә үлгән мәетләргә тикшерү үткәреләчәк. Тик искәрмә бар – үтерелгәннәрне тикшерү Яр Чаллы шәһәренең тикшерү комитеты тарафыннан башкарылачак.
– Әбиебезне җирләр өчен өч көн көттек. Башта Азнакайга җибәрделәр, анда чират дип, Әлмәт шәһәренә киттек. Кешенең, үлгәч тә, кадере юк, дип кайттык. Машина табу да кыен. Бу төр хезмәт үзебездә башкарылса, бик яхшы булыр иде. Морг ачылса, чит районнардан да килүчеләр дә булыр әле. Морг эшләсен, тик вафат булучылар саны әз булсын иде. Үләсе килми бит! – ди райондашыбыз Зөлфия Вәлиева.
Заманча технологияләр нигезендә эшләнгән һәм өр- яңа җиһаз-җайланмалар урнаштырылган морг, санитар-норма таләпләре буенча нәтиҗәләр билгеле булгач, эшли башлаячак. Бәлки, быел ук эшли башлар. Туучылар әз булса да, үлүчеләр байтак бит.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев