Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Могҗизалар кыры" - алда лаеклы ялда булган райондашларыбыз көч сынашачак

Республика көне уңаеннан Мөслим районында беренче тапкыр эшләүче яшьләр арасында "Могҗизалар кыры" интеллектуаль - күңел ачу уены узды. Чара алдыннан райондагы "Яшь Гвардиячеләр" "200 Казан" һәм "Республика тасмасы" акцияләрен оештырды. Акыл бәйгесендә төрле тармак вәкилләре көч алышты. Сораулар Республика һәм район тарихына бәйле иде. "Мизгел" яшьләр үзәге директоры Гараева Э.И....

Республика көне уңаеннан Мөслим районында беренче тапкыр эшләүче яшьләр арасында "Могҗизалар кыры" интеллектуаль - күңел ачу уены узды. Чара алдыннан райондагы "Яшь Гвардиячеләр" "200 Казан" һәм "Республика тасмасы" акцияләрен оештырды. Акыл бәйгесендә төрле тармак вәкилләре көч алышты. Сораулар Республика һәм район тарихына бәйле иде. "Мизгел" яшьләр үзәге директоры Гараева Э.И. яшьләрнең интеллектуаль потенциалын югары бәяләде, һәм уеннарны алга таба да дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады. Ялкынлы концерт номерлары, уенчылар алып килгән күчтәнәчләр, җанатарлар болай да күңелле бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Барлык сынауларны үтеп, суперфиналист исеменә бадминтон буенча тренер Айнур Казанбаев лаек булды. Җиңүчеләр Дипломнар һәм "Дуслар - клаб" кафесында куллану өчен сертификатлар белән бүләкләнде. Киләсе уен Өлкәннәр көне уңаеннан пенсионерлар арасында үтәр дип планлаштырыла!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев