Мөҗәһит Әхмәтҗановның бүген юбилее - 75 яшь тулган көне
Коллективыбыз исеменнән Мөҗәһит Әхмәтҗановны ихластан олы юбилее белән котлап, сәламәтлек, алга таба да саллы фикерләре, киңәшләре белән безгә ярдәм итеп, халкыбыз өчен шулай янып яшәвен телибез
Балалар шагыйре, А. Алиш, С. Сөләйманова, Ш. Галиев исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Мөслим тугайлары" халык фольклор ансамбленең актив солисты Мөҗәһит Әхмәтҗановның бүген юбилее - 75 яшь тулган көне.
Узган җомгада район мәдәният йортында әлеге уңайдан истәлекле чара - Мөҗәһит Әхмәтҗановның иҗат кичәсе узды. Аңа район җитәкчелеге, язучылар, шагыйрьләр, әдәбият дөньясына гашыйк райондашларыбыз, Мөҗәһит абыйның якыннары, дуслары, туганнары кунак булып килде.
Бу көнне якташыбыз бик күп бүләкләр, котлау сүзләре, җылы тәбрикләүләр кабул итеп алды. Бәйрәм концерт номерларына да бай булды. Мөҗәһит Әхмәтҗановның улы Айдарның баянда, гармунда, курайда татар көйләрен уйнавын, оныгының бабасына бүләк иткән җырын тамашачылар тын да алмый тамаша кылды.
Коллективыбыз исеменнән Мөҗәһит Әхмәтҗановны ихластан олы юбилее белән котлап, сәламәтлек, алга таба да саллы фикерләре, киңәшләре белән безгә ярдәм итеп, халкыбыз өчен шулай янып яшәвен телибез.
Лилия Шәймиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев