Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөмкинлекләр киңәя

“Мизгел” яшьләр үзәгенә район җитәкчелеге ярдәме белән бик күп музыкаль җиһазлар кайтты. 

Өч төрле гитара, бәрмә уен кораллары, синтезатор, барабан, тавыш көчәйткечләр белән ансамбль оештырырлык! Әлеге уен коралларында Мөслим сәнгать мәктәбе каршында эшләүче  “Мирас” һәм “Аккорд” вокаль-инструменталь ансамбльләре, Рус Шуганның “Возрождение” төркемнәре уйнап караган.
– Безнең үзәктә музыкаль-инструменталь ансамбльдә уйнау буенча “Ачык ишекләр көне” дә уздырылды. Мөслим урта мәктәбе, лицей, гимназия, Рус Шуган мәктәбе, сәнгать мәктәбе укучылары “Мизгел”гә кайткан яңа музыка уен коралларын сынап, кечкенә концерт оештырдылар. Теләге булган кызлар-егетләр мастер-классларда да катнашты, – ди “Мизгел” яшьләр үзәге җитәкчесе Зөлфия Фатыйхова.
Алга таба әлеге музыкаль уен коралларында уйнарга өйрәнергә теләүчеләр белән райондашыбыз, җырчы Илдар Сәгъдиев шөгыльләнәчәк. 
Моннан тыш “Мизгел”дә бильярд залы да эшли. Кичләрен яшьләр белән бергә урта һәм өлкән буын вәкилләре дә бильярд уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев