Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Мөмкинлекләр арта

Икенче ел инде Мөслим урта мәктәбендә ир һәм кыз балаларны аерым – гендерлы укыту бара.

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә белем һәм тәрбия процессында нинди юнәлешләргә өстенлек бирелә? Мәктәп директоры Илзир Мадьяров белән әңгәмәбез шулар хакында.

– Илзир Илгизович, иң элек белем күрсәткечләре белән таныштырсагыз иде. Сәләтле балалар белән эш нинди юнәлешләрдә алып барыла?

– Мәктәбебездә сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү югары дәрәҗәдә. Шуңа бәйле укучылар саны да елдан-ел арта. Узган уку елында 9 классны 43 укучы тәмамлап, шуларның бишесе аерым үрнәктәге аттестат алды. 11 сыйныфны 23 укучы тәмамлады. Барлык фәннәрдән дә БДИ нәтиҗәләре узган елгыга караганда югарырак, район һәм республика күрсәткечләреннән яхшырак булды. 7 укучы аерым үрнәктәге аттестатка һәм алтын медальгә лаек булды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының барысының да югары уку йортларына керүен зур күрсәткеч дип саныйбыз. Укучылар, “Сәләтле балалар” программасына нигезләнеп, республика олимпиада үзәге тарафыннан оештырылган интернетолимпиадаларда теләп катнаша. Әлеге төр бәйгеләрдә узган ел 130 укучы катнашып, шуларның 27се призер һәм җиңүче булды. Казан федераль университеты оештырган регионара олимпиадада катнашкан 75 укучының 10сы яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Моннан тыш балалар район һәм республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә, район олимпиада хәрәкәтендә дә актив катнаша. Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында 91 призлы урын алдык. Региональ этапта 11 укучыбыз җиде төрле фән бәйгесендә катнашты. Илүзә Газымова, Айсылу Хисамиева, Диана Шаһапова республика призерлары булды. Укучылар бу уку елында гына да район һәм республикакүләм 30га якын иҗади бәйгедә катнашты. Безнең егет-кызлар – “Мөслим кырмыскалары” КВН командасының төп көче. Ел саен республика күләмендә уңышлы чыгыш ясыйлар.

– Түгәрәкләр эшчәнлегенә дә тукталсагыз иде.

 – Мәктәбебездә биш юнәлештә 17 төрле түгәрәк эшли. Аларда укучыларның 61 проценты шөгыльләнә. Аеруча сәнгать юнәлешендәге түгәрәкләргә бик күп укучыларыбыз җәлеп ителгән. Республикага танылган “Тукай бизәкләре” бию ансамбле (җитәкчеләре – Ольга Нуруллина, Айгөл Мәҗитова), “Бәйрәм” кызлар вокаль ансамбле (җитәкчесе – Энҗе Ибраһимова), “Сәйлән” фольклор ансамбле (җитәкчесе – Дилбәр Салихҗанова), “Сәхнә утлары” түгәрәге (җитәкчесе –Гөлчәчәк Даутова) эшчәнлеге халык традицияләренә, гореф-гадәт, ата-баба йолалары, милли мәдәниятебезгә таянып оештырыла. Бигрәк тә биючеләребезнең һәм җырчыларыбызның уңышлары зур.

“Үсеш ноктасы” гуманитарцифрлы белем бирү үзәгенең ремонтланган һәм заманча җиһазландырылган кабинетларында шахмат, “Акыллы технология” түгәрәкләре, тормыш иминлеге нигезләре дәресләре үткәрелә, компьютерларда “Тукай ялкыны”, “Резонанс” мәктәп газеталары эшләнә. Малайлар һәм кызлар өчен махсус оештырылган түгәрәкләребез дә бар. 8а сыйныфы кызлары мәктәп ашханәсендә милли аш-су әзерләү серләренә төшенәләр. 8б сыйныфы егетләре мәктәпнең технология кабинетында ирегетләргә йорт хуҗалыгында кирәк булачак күнекмәләргә өйрәнәләр.

“Штрих” түгәрәгенә йөрүче 9б сыйныфы егетләре мәктәптә өйрәнгән теоретик белемнәрен гамәли эшләрдә сынап карау өчен мәктәптән тыш эшләр үзәгенә йөриләр. Бу уку елында түгәрәкләрнең матди-техник базасын үстерү өчен район бюджетыннан ярдәм күрсәтелде. Фольклор ансамбль – костюмлы, “Бәйрәм” вокаль ансамбле аппаратуралы булды,“Акыллы технология” түгәрәгенең 3D принтеры өчен чимал кайтарылды.

 – Илзир Илгизович, сезнекеләр спортта да сынатмый дип беләбез.

 – Әйе, спорт йолдызларыбыз да күп. 9б классы укучысы Айнур Җәлилов республика һәм Россия беренчелекләрендә бик күп призлы урыннар белән куандыра. Данияр Хәбибуллин, Әмир Каюмов армрестлинг буенча ярышларда сынатмый. Алар да Россия беренчелегенә узган ярышларда беренче урыннарны яулыйлар. Илфат Хафизов җитәкчелегендәге “Мирас” футбол командасы Татарстан беренчелегендә икенче урынны алды. Апрель аенда алар Түбән Новгород шәһәрендә узачак финал ярышларында Татарстан данын яклаячак. Баскетбол түгәрәге җитәкчесе Эльмир Айгилдин дә спортчылары белән елның-елында яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Узган ел мәктәп спорт клублары арасында стритбол буенча бөтенроссия спорт уеннарының муниципаль этабында малайлар командасына тиңнәр булмады. Кызлар командасы өченче урынны яулады.

– Мәктәптә укытучылар белән тәэмин ителеш ничегрәк?

– Мәктәбебез кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Быелгы уку елында 491 укучыга 52 педагог белем һәм тәрбия бирә. Аларның 43е югары һәм беренче квалификацион категориягә ия. Педагогларның уртача эш стажы – 23 ел. Аларның 90 проценты – югары белемле, 5 педагог махсус урта белемгә ия. Коллективның яшәрә баруы куандыра. Укытучылар һөнәри бәйгеләрендә теләп катнаша. “Ел укытучысы” бәйгесенең район турында укытучылар Хәния Нуриева һәм Ренат Хаҗиев уңышлы чыгыш ясады. Гөлназ Гайнетдинова “Туган телдә белем бирүче мәгариф хезмәткәрләренә ярдәм” республика грантына лаек булды. Инглиз теле укытучысы Зилә Мөхәммәтова “Авыл укытучысы” республика конкурсында җиңү яулады. Математика укытучысы Эльмира Хаҗиева “Белем бирү учреждениеләре педагогларының интернет басмасы” россиякүләм дистанцион бәйгесендә җиңде. 8а классы җитәкчесе Гөлшан Мәүлиева “Воспитать человека-2021” республика конкурсының муниципаль этабында беренче урынны алды.

 – Соңгы елларда Мөслим урта мәктәбе чын мәгънәсендә яңарыш кичерә. Бу юнәлештә эшләр дәвам итәчәкме?

– Әйе, бездә төзү-төзекләндерү эшләре туктап тормый. Узган ел мәктәпнең эчке бизәлеше тагы да камилләштерелде. Аерым алганда, бүлмә ишекләре, яктырткычлар алмаштырылды. Коридор стеналары, аларның дизайны да яңарды, ул эчтәлеге ягыннан да баеды, яктырды. Коридорларда ял һәм уен зоналары эшләнде. Хәрәкәт активлыгы өчен хезмәт итүче аэрофутбол, аэрохоккей, коры бассейн, йомшак модульле шашкалар башлангыч класс укучылары өчен зур бүләк булды. Бүгенге көндә мәгариф һәм тел музее камилләштерелә, уку залы яңартыла, Тукай кабинеты концепциясе эшләнә. Быел республика хөкүмәте ярдәме белән мәктәпкә янкорма рәвешендә актлар залы эшләнер, дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама