Реклама
Яңалыклар
Мәлләтамакта – Сабантуйда
12-13 июнь көннәрендә районыбыз авылларында сабантуйлар гөрләде.
Сабантуйларны язгы кыр эшләре төгәлләнгәч үткәргәннәр. Бәйрәмнең исеме дә – сабан туе, сабан бәйрәм итә, димәк.
– Сабантуй – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең олы бәйрәме инде ул. Бәйрәмнең иң матур мизгелләре дә – авыл хезмәтчәннәрен, кыр батырларын хөрмәтләү! Ике улым авыл хуҗалыгында эшли, икесе дә – алдынгылар, – ди Кузьма Үтәгәнов, горурланып.
“Чаллы икмәге” АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов та, авылдашларын тәбрикләгәндә, шушы фикерне җиткерде:
– Сабантуй – буыннан-буынга күчә торган, иң матур, иң көтеп алган, халыкны берләштерүче бәйрәм. Язгы кыр эшләрен тәмамлаганнан соң, халыкны җыеп, хезмәт батырларына рәхмәт җиткерә торган бәйрәм бу. Аллага шөкер, “Туган як” агрофирмасы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыкты. Мин хезмәтчәннәребезнең барысына да бик рәхмәтлемен. Дөрес, быел табигать безне сыный: яңгырлар юк. Шулай да халкыбызның күңеле бәйрәмчә шат, көр.
Мәлләтамак Сабантуенда иң элек авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хөрмәтләнде. Егет-кызларга инвестор – “Чаллы икмәге” АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысовның Рәхмәт хатлары тапшырылды. “Туган як” агрофирмасының кыр батыры Илнар Сөләйманов, иңнәренә тәкә салып, мәйданны урады.
Сабантуй халкыбызның милли уеннары белән үрелеп барды. Уеннарга балалар арасында оештырылучы күз бәйләп бүләк кисү старт бирде. Уенда катнашу өчен мизгел эчендә чират барлыкка килде. Элек-электән Сабантуйның төп бизәге булган авыш баганага менү, чүлмәк вату, капчык сугышы һәм башка уеннар тәкъдим ителде. Шул ук вакытта гер күтәрү, кул көрәше, йөгерү кебек спорт ярышлары да игътибардан читтә калмады. Халык кына, ни сәбәпледер, активлык күрсәтмәде, бәйрәмне читтән генә күзәтте. (Дөрес, татарча бию көенә хәйран гына активлашып алды мәлләтамаклылар.) Уен- бәйгеләрдә нигездә балалар катнашты. Соңгы елларда популярлык казанган әтәч куу уенына да балалар чыкты. Тик әтәч әллә әлсерәгән (алай дисәң, көне дә эссе түгел иде), әллә язмышына буйсынган – урыныннан селкенүне кирәк тапмады. Шул сәбәпле мәйданга үзен икенче тапкыр җибәргәннән соң да тиз “капты”!
– Татарның иң кадерле, иң матур бәйрәме ул – Сабантуй! Сабантуйны көтеп алам. Балаларны, кешеләрне яратам! Ел саен шунда балалар уйнатырга төшәм, – ди уеннар оештыруда ярдәм иткән 83 яшьлек Мисбах Мифтахов.
– Җәлилдә дә Сабантуй үтә, шулай да Мәлләтамак Сабантуена килдек әле. Мәлләтамакта туганнарыбыз яши. Сабантуй бит ул – туганнар, дуслар белән күрешү мөмкинлеге, – ди Мөнзилә Насыйрова.
Мөнзилә апа сер бирмәсә дә, әйтергә кирәк: аның улы Ринат Насыйров җырчы Марат Фәйрушин белән бәйрәмне ямьләде. Сабантуйда дәртле көйләр, моңлы җырлар һич тынып тормады.
Сабантуйга күпчелек ат чабышларын һәм татарча көрәш карарга килә. Тик соңгы елларда авыл сабантуйларында ат чабышлары үткәрелми. Авылларда атлар калмады. Ә көрәшкә чыгучылар бар әле, Аллага шөкер. Мәлләтамак Сабантуенда көрәш батырларына әзерләгән тәкәләр дә икәү булып чыкты. Аларның берсе – яшүсмерләр көрәшендә җиңү яулаган Мәлләтамак оныгы Ислам Гәрәевка, икенчесе Сабантуйның абсолют батыры – чыгышы белән Нарат Астыннан булган Илнар Гайнетдиновка тапшырылды. Балалар көрәшендә Ташлыяр егете Ринат Мөхәммәтов җиңүче булды.
Римма Афзалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев