Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәлләтамак һәм Түбән Табын авыл җирлекләрендә җыен үтте

Авылларда халык җыеннары дәвам итә. Мәлләтамак һәм Түбән Табын авыл җирлекләрендә җыенга килүчеләр күп түгел иде. Җирлектә проблемалар юк дисәң, сораулар да аз булмады.

Түбән Табын авыл җирлеге составына 6 авыл керә. Барлыгы 472 хуҗалык исәпләнә, шуларның 339ында гына кеше яши, ди җирлек башлыгы Рузәл Хафизов. Халык саны - 950 кеше. Балалар туып тора: 2017 елда 11 сабый дөньяга аваз салган. Тик якты дөнья белән хушлашучылар күбрәк - 23 кеше.

"Терлеге булмаса, авылның киләчәге юк", ди ветераннар советы рәисе Расыйх Әхтәмов. Тик, башка җирлекләр белән чагыштырганда, авылда мал тотучылар бар әле: 100 ихатага 220 мөгезле эре терлек туры килә. Җирлектә Илсур Шиһаповның фермер хуҗалыгы эшли. 3 гаилә фермасы, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр бар.

Җирлекнең көнкүрешен яхшырту, халык өчен уңайлы шартлар тудыруга килсәк, узган ел Түбән Табында чишмә төзекләндерелгән, Тегермәнлектә яктырткычлар өстәлгән, Югары Табында зират яңа коймалы булган. Җирлектә шулай ук балалар мәйданчыгы урнаштырылган, юллар ремонтланган, чүплекләр бетерелгән. Шулай да халык өчен мөһим булган мәсьәләләр игътибардан читтә калган булып чыкты. Беренчесе - су проблемасы. Югары Табында яшәүчеләр суга тилмерә. Авыл башлыгының әлеге мәсьәлә буенча җавабы кыска булды: "Әлеге тәкъдим белән җыелышка килсәгез, башкарасы эшләр исемлегенә керткән булыр идек. Җыелышка килмәдегез. Кооператив урамында юлны төзекләндерү урынына Югары Табынга су кертәбезме? Әллә юл ясыйбызмы?"

Авыл башлыгын халык сайлый. Җирлек халкы аңа тормышны яхшыртыр, дип өметләр баглый, ышаныч белдерә. Җирлек башлыклары гына моны онытып җибәрә кебек. Кәчтүм киеп, кәнәфи артына утыру белән халыктан читләшә башлый. Авыл халкы суга тилмергәндә уен мәйданчыгы ясау яки чишмә төзекләндерү эшләрен киләсе елга да калдырырга ярагандыр, бәлки. "Җыелышка килмәдегез" дип, авыл башлыгының үпкә белдерүе булдымы бу, үчләшүеме? Аңлашылып җитмәде. Авылда су булмавыннан җирлек башлыгы хәбәрдар булырга тиештер бит инде?!

Ә су белән тәэмин итү мәсьәләсе узган ел ук күтәрелгән булып чыкты. Авыл башлыгына исә халык белән сөйләшергә һәм мәсьәләгә ачыклык кертергә кушылган булган. Халыктан сораштыру су проблемасының Югары Табында 20 еллап хәл ителмәвен күрсәтте. Авылда су линиясе искерү сәбәпле, берничә ел элек башня туктатылган. Халык суны электән булган коелардан ала. Кайберләре үз ихатасына кое кактырган.

Түбән Табынның 5 нче округы депутаты: "Мәктәп урамында электр линиясеннән очкыннар чәчри. Төне буе саклап чыккан вакытлар була", дип, чара күрүне сорый. Электр счетчикларын алыштыру буенча да сорау яңгырады: "Счетчикларны алыштыру, тышка кую мәҗбүриме?" Әлеге сорауны "Мөслим электр челтәрләре" җәмгыяте җитәкчесе Кәрим Сәлимгәрәевкә юлладык. "Счетчикны тышка урнаштыру мәҗбүри түгел. Бу бары тәкъдим ителә. Счетчик тышта урнаштырылса, күрсәткечләрне алу уңайлырак булыр иде. Счетчикны алыштырырга тәкъдим итүче булса, "Мөслим электр челтәрләре"нә шалтыратып, ачыклавыгыз кирәк. Телефон: 2-35-82."К.Сәлимгәрәев электр линиясенә бәйле мәсәләгә дә ачыклык кертергә вәгъдә итте.

Тегермәнлектә яшәүчеләр мәктәп укучыларына ышыкланыр өчен автобус тукталышы сорады. Тагын бер сорау:

- Авылда йорт салу буенча программа бармы?

- Программа бар, эшли. Акчасы гына аз кайта, 2-3 гаиләгә генә җитә. Әлеге програма буенча торак шартларын яхшыртырга бүген 170 гаилә чиратта тора, - диде район башлыгы Рамил Муллин.

Авыл җирлекләренең күпчелегенә хас хуҗасыз йортлар мәсьәләсе буенча район башлыгы: "Сүтә башласаң, хуҗасы табыла аның. Тик ни үзләре сүтми, ни сатмый. Метрәйдә без быел хуҗасыз йортлар буенча эш башлыйбыз. Акрын-акрынлап һәр авылда да әлеге мәсьәләне хәл итәрбез," - диде.

"Пай җирләре өчен хуҗалык нәрсә белән түләргә тиеш?" дип сораучылар булды. "Туган як" агрофирмасының баш агрономы Илшат Әхмәтов: "Килешү буенча нәрсә каралган - пай җирләре өчен шул түләнә. Узган ел 2 центнер арпа, 2 рулон салам бирдек," диде. Тик кайберәүләрнең арпа, салам түгел, он аласы килә икән! Җитәкчелекнең пай җирләре өчен арпа, салам бирүләре турында алдан хәбәр итмәве дә аңлашылмый. Кайберәүләр бөтенләй белми кала. Мал тотучылар исә сөт бәясенең түбән булуына зарлана.

Сөт хаклары күтәрү, пай җирләренә һәм хуҗасыз йортларга бәйле мәсьәләләр Мәлләтамак авыл җирлеге җыенында да күтәрелде."Күпердән йөрибез. Ут булачакмы?" дигән сорауга район башлыгы тиешле инстанцияләр белән сөйләшүләр алып барылуын билгеләп үтте. "Сабантуй урынын нигә күчерәләр?" дигән сорауга "Перфектстрой" җәмгыяте җитәкчесе Рушат Рөстәмов ачыклык кертте:

- Сабантуй урыны матур булса да, ерак иде. Өлкәннәр бара алмый. Шуңа күчерергә булдык.

Авылның аскы урамына юл сораучыларга Р. Рөстәмов "Бакчаларны тарайту хисабына юлны киңәйтеп булмасмы икән" дигән тәкъдимен дә җиткерде. Набережная урамына яктырткычлар куюны сораучылар булды. Буш ферма торакларын җимерттермәскә иде, дигән тәкъдимне авыл халкы бердәм рәвештә хуплады.Тик торакларны саклап калу өчен бинаны кулланылышка кертердәй егетләр кирәк!

Демографик ситуациягә килсәк, узган ел җирлектә 6 бала туган, 11 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бүгенге көндә ике авылда 292 хуҗалыкта 658 кеше яши.

Мәлләтамак авыл җирлегендә дә үзара салым хисабына урамнарга яктырткычлар куелган, территория төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы эшләнгән. Мәлләтамакта су челтәре ремонтланган, карт агачлар киселгән һәм зират коймасы тотылган. Су линиясен яңарту, юлларны төзекләндерү һәм яктырткычлар кую эшләребыел да дәвам итәчәк.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев