Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәлләтамак авылында балмаскарад үтте

31нче декабрь көнне Мәлләтамак авылы мәдәният йортында балмаскарад үтте. Бәйрәмне китапханәче Людмила Игошева бик кызыклы итеп алып барды. Кичәне оештыруда мәдәният йорты директоры Айгөл Нуруллина, укытучылар һәм авыл яшьләре күп көч куйган.Музыкаль өлешне укытучы Әлфия Нуруллина һәм Ильмир Сабиров алып барды. Бәйрәм концерт номерлары һәм уеннар белән аралашып барды. Балмаскарадта һәркем уеннарда актив катнашты, рәхәтләнеп ял итте. Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен культура йортын җылыткан авылдашыбыз-"Перфектстрой" оешмасы җитәкчесе Рушат Рөстәмов егетләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Яңа елда да эшләре унышлы барсын, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез, дип хәбәр иттеләр Мәлләтамак авылыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев