Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әмәкәйлеләр юллы һәм күперле булдылар

Күләмле эшләрнең барысы да үзара салым хисабына башкарылган.

Әмәкәй авыл җирлеге район үзәгеннән читтә урнашкан. Әмма район күләмендә уздырылучы бер генә чарадан да читтә калмый алар. Үзара салым акчасын җыюда да сынатмадылар. Бу эшне 100 процентка үтәгән җирлекләрнең берсе алар. 
Дәүләт ярдәмен дә кушып, 1 миллион 700 мең сум күләмендә тупланган үзара салым акчасына шактый эшләр башкарылды. Авыл халкы күптән көткән юллар һәм күпер мәсьәләсе хәл ителде.
– Юл өчен 1 млн 400 мең сум акча тотылды. Әмәкәй авылында Фәррахов урамында һәм олы юлдан авылга керә торган өлештә – барлыгы 1 км 600 метр озынлыктагы юлга гравий түшәлде. Киров урамында күпер өр-яңадан эшләнде. Авыл эчендәге парк агач тамырларыннан тулысынча чистартылды. Әлеге эшкә 100 мең сум акча юнәлтелде. Әлмәт авылында да авылга керә торган юлга – 500 метр арага гравий җәелде. Юл эшләрен районның “Мост” төзү җәмгыяте башкарды. Өр-яңа су будкасы да эшләп куйдык. Кирәкле материалларын юнәтеп биргәч, эшне авыл халкы үз көче белән башкарды. 30 мең сумга яктырткычлар алдык. Әмәкәй авылы урамнарына өстәмә утлар куйдык. Җирлеккә чапкычлар да алынды. Калган средстволарны юлларны кыш һәм җәй карап торуга юнәлтергә планлаштырабыз, – ди Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирьянова.
Әмәкәй һәм Әлмәт авылларын берләштерүче җирлектә бүген 317 кеше яши. Авыл халкына тугызъеллык мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, клуб, мәчет, китапханә, ике кибет хезмәт күрсәтә. Җирлектә мал тотучылар саны да шактый. Әмәкәй авыл җирлегендә 280 мөгезле эре терлек бар. Аларның 154е – савым сыерлары. Биш гаилә, дәүләттән ярдәм алып, шәхси ярдәмче хуҗалык төзегән. Биредә Илназ Бәшировның да крестьян-фермер хуҗалыгы эшләп килә. Әлеге хуҗалыклар алты кешене эш белән тәэмин иткән. Җирлектә Илнур Муллагалиев кошчылык фермасын ачарга җыена, бүген анда төзекләндерү эшләре бара.
– Авылыбызда тормыш итәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Суы кергән һәм чыккан, җылылыгы, уты, башка заманча уңайлыклары булган йортларда яшибез. Безнең халыкны дуслык, бердәмлек берләштерә. Нинди генә хәл килеп чыкса да, без аны уртага салып хәл итәбез. Безнең җирлектә “чүпне өйдән чыгармыйлар” дигән мәгълүм халык әйтемен истән чыгармыйлар. Җирлек башлыгы өлкәннәргә хөрмәт белән карый. Бәйрәмнәрдә сый-хөрмәтсез калганыбыз юк. Күреп торабыз, авыл халкы үз көче, тырышлыгы белән көн күрә. Кемдер торт пешереп сата, икенчеләре җиһаз ясый. Илназ Бәшировның крестьян-фермер хуҗалыгы авыл халкын, хәтта күрше авылларны да кош-корт белән тәэмин итә. Риза булып, булганына шөкер итеп яшибез. Иң мөһиме – барыбыз да сау-сәламәт булыйк, – ди Роза Шәйхетдинова.
Бүгенге көндә Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә 28 укучы белем ала. “Кояшкай” балалар бакчасына 7 сабый йөри. Авылдагы мәчетләрнең һәрвакыт нур белән балкуының да сәбәпләре бар. Аллаһ йортына йөрүче апа-абыйлар кемдер килеп эшләгәнне көтеп ятмый. Мәчет яны бакчасы җәен гөлчәчәкләргә күмелеп утыра, чисталыгы-пөхтәлеге белән сокландыра. Мәчетнең тышкы өлешенә ремонт кирәк. Әмәкәй авылы кияве Рамил мәчетне төзекләндерү өчен төзелеш материаллары белән ярдәм күрсәткән. Эш алдагы елда башкарылачак.
Авылларның йөзе матур якка үзгәрә икән, бу – халыкның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Әмәкәй авыл җирлеге – моның ачык мисалы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев