Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әмәкәйгә асфальт керерме?

Әмәкәй авыл җирлегендә җир салымы да, милек салымы да күпкә арттырып үтәлгән, ә менә физик затлар кеременә салым үтәлеше нибары 67 процент тәшкил итә. Транспорт салымы белән бәйле кыенлыклар авылда теркәлгән бурычлы затларның читтә яшәве белән аңлатыла. 

Су белән тәэмин итүгә килгәндә, Әлмәттә көйләү датчигы алыштырылачак. Әмәкәйдә суүткәргеч иске, ел дәвамында дүрт урында ремонт эшләре башкарылган. 
Авыл җирлеге шәхси хуҗалыкларда терлек асрау буенча районда дүртенче урында тора. 2018 ел белән чагыштырганда терлек саны 6 процентка кимесә дә, ни хикмәт, сөт сату арткан. Мал асрап көн күрүчеләр хөкүмәт программаларыннан файдалана. Быел тагын ике кеше алар сафына кушылырга теләк белдергән. Дүрт гаилә фермасы эшли, аларның һәрберсендә 16-25әр баш терлек асрыйлар. Җирлектә кошчылык белән шөгыльләнүче бер крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Рафига Якупова һәм Рәзимә Батыршина кибетләре авыл халкын көнкүреш һәм азык-төлек товарлары белән тәэмин итә. 
Социаль-мәдәни объектлар эшчәнлеге дә канәгатьләнерлек итеп оештырылган. Ике авылда да медицина хезмәткәрләре дә, мәдәният учаклары да бар. Җирлек үзешчәннәре район күләмендә үткән чараларда әмәкәйлеләр данына тап төшерми. Әмәкәй Яңа елга иң матур бизәлгән авыл булды. Башка җирлекләрдә бөтен авылга бер-ике ихатада гына гирляндалар янса, бәйрәм көннәрендә Әмәкәй урамнары төрле төсләр белән балкып торды. Нәтиҗәдә район конкурсында “Милли авыл” номинациясендә җиңү яуладылар, иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше республика конкурсында өченче урынга лаек булдылар. 
Спортны үз итүчеләр буларак та таныла әмәкәйлеләр. Җомга-шимбә көннәрендә мәктәп спорт залында авыл яшьләре дә шөгыльләнә. Районкүләм спорт чараларында авыл җирлеге командасы призлы урыннар яулый. 
Авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирьянованың чыгышын тулыландырган мәктәп директоры Илдар Мөбарәков киләсе уку елында физика һәм математика укытучылары кирәк булачагын, укучылар санының кимүгә таба баруын билгеләп үтте. 
Авыл җирлеге ветераннар советы җитәкчесе Фирдәвес Газтдинов өлкәннәрнең авыл тормышында актив катнашуы, гомумән, халыкның бердәм булып яшәве-эшләве кирәклеге хакында сөйләде. 
Җыенда катнашучылар район башлыгы Рамил Муллинга пай җирләренә, кече эшмәкәрлеккә кагылышлы һәм үзләрен кызыксындырган башка сорауларны бирде. 
Иске Карамалы авыл җирлегендә узган ел 5 яшь пар теркәлгән, 7 бала туган. Армия сафларында 11 егет хезмәт итә. 
2019 елда дәүләт программасы нигезендә авыл җирлеге советы бинасына капиталь ремонт ясалган. Үзара салым акчасы хисабына Иске Карамалы авылында зират юлына гравий түшәлгән, мәчеткә су кертелгән, су белән тәэмин итү, юллар карау, төзекләндерү һ. б. буенча төрле эшләр башкарылган. Быел Иске Карамалыда Сабантуй паркы каршында буа ясау, авылларда юлларны төзекләндерү, су скважинасы тишү, балалар мәйданчыклары урнаштыру һәм башка мөһим эшләр планлаштырылган. 2019 елда почта бүлекчәсе авыл җирлеге бинасына күчкән. Күңелгә сары май булып ятканы – авыл җирлеге башлыгы отчет докладында район газетасына язылу мәсьәләсен дә күтәрде. 
Җирлектә дүрт кибет эшли, дәүләт программасы ярдәме белән бишенчесе төзелеп килә. Китапханәчеләре китапханә-музей төзү, аңа күренекле якташлары Флүн Мусин исемен бирү өстендә эшли. 
Иске Карамалыда дәүләт ярдәме белән сөтчелек буенча гаилә фермасы төзелгән. Илнара һәм Илгизәр Латыйповлар шушы көннәрдә яңа торакка 10 сыер кертәчәк. Моннан тыш Илнара халыкка чәчтараш хезмәте дә күрсәтә. Сүз уңаеннан, савым сыерлар саны буенча җирлек районда гына түгел, республикада иң арткы рәтләрдә бара. Бу якта сыер асрауга караганда сугым малы тотуны өстенрәк күрәләр. 
Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев