Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпләрне кем саклар?!

Түбән Табын авыл җирлеге күпләп мал тотучылар исәбендә йөри. 339 хуҗалыкта 538 мөгезле эре терлек, 291 сарык, 37 кәҗә, 6 ат, 370 умарта оясы исәпләнә. Дәүләт программаларыннан да нәтиҗәле файдаланучылар бар. Мини-фермалар саны узган ел өч булса, быел алтыга җиткән. Югары Табын авылыннан Фәһим Фәрхетдинов, Тугаштан Фәнис Хафизов, Илһам Гыйзетдинов, Гөлнара Кыяметдинова, Түбән Табыннан Айдар Шәкертҗанов, Зиннур Галиев, хөкүмәттән субсидия алып, үз эшләрен булдырганнар.

– Тагын ике хуҗалык, мини-фермалар программасында катнашырга теләк белдереп, документлар әзерли башлады. Җирлегебездә күпләп кош-корт асраучылар да арта. Югары Табын, Тугаш авыллары халкы бу өлкәдә активлык күрсәтә. Дәүләт ярдәменең файдасын халык аңлады, – ди авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов.
Җирлектә игенчелек, терлекчелек, сәүдә белән шөгыльләнүче Илсур Шиһапов, Яхъя Мөхәмәтдинов крестьян-фермер хуҗалыклары эшли. Халыкка 4 ФАП, почта бүлеге, 2 кибет, 3 мәчет, 2 китапханә, 2 мәдәният йорты, 1 клуб хезмәт күрсәтә. 
Соңгы өч елда Түбән Табын авыл җирлегендә халык санының кимүе күзәтелә. Тегермәнлектә яшәүче мәгариф ветераны Гөлфия Мөхәмәтгәрәева шуңа бәйле проблемаларга тукталды:
– Нигәдер әти-әни баласын район үзәгендәге мәктәпләрдә укытырга тырыша. Авылда мәктәп була торып, “центр”га илтәләр. Район үзәгенә йөрүче балалар тегендә дә “йокмыйлар”, монда да. Укыган бала кайда да укый ул. Баланы, интектереп, мәктәптән мәктәпкә йөртмәгез! Авыл мәктәбен үзебез сакламасак, аны читтән килеп кем саклар?!
Гөлфия апаның фикерен башкалар да куәтләде. Ата-аналар мәктәп автобусын көтүче укучыларга Тегермәнлектә тиешле таләпләргә җавап бирүче тукталыш кирәклеген дә кабыргасы белән куйды. Җыенда әлеге мәсьәләнең тиз арада хәл ителәчәге әйтелде.
Узган ел үзара салым акчасы яктырткычларны алыштыру, авыл юлларын карап тоту, зиратларны койма белән әйләндерү, карт агачларны кисү, су системасын ясау, юл ремонтлау, күпер төзү, ташландык ихаталарда койма тоту, Түбән Табында ФАП территориясен төзекләндерү, мәктәпкә канализация ясау кебек эшләргә тотылган. Быел җыелачак үзара салым акчасына урам юлларын төзекләндерү, урам коеларын ремонтлау, хуҗасыз ихаталарны ныгыту, тукталышларны, ял урыннарын төзекләндерү, Югары Табында суүткәргеч сузу, спорт мәйданчыгы булдыру күздә тотыла.
***
Баланлы авыл җирлегенә керүче өч авылда 664 кеше яши, аларның 364е – эш яшендә. Җирлектә 11 эшмәкәр бар, алар 22 кешене эш белән тәэмин иткән. “Намус” агрофирмасында 10 кеше хезмәт куя. Җирлектә 6 фермер хуҗалыгы, гаилә фермасы эшли. Халыкка 4 кибет хезмәт күрсәтә, 
Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә 25 бала, Шуганка башлангыч мәктәбендә 7 укучы белем ала. Почта, китапханә, медпункт, клуб мәктәп бинасында урнашкан. “Баланкай”, “Каенкай” балалар бакчаларына 14 сабый йөри. 
– Үзара салым акчасы хисабына соңгы елларда күләмле эшләр башкарылды. Ике урамда искереп беткән су торбалары алыштырылды. Баланлыда моңа кадәр су кермәгән урамга су кертә алдык. 1100 метр гравий юл яңадан эшләнде, 1,5 км асфальт юлга чокыр ремонты керде. Урам юллары кышын да, җәен дә – игътибар үзәгендә. Зур мәшәкать тудырган газ торбалары күтәртелде. Баланлыда һәйкәл территориясен тәртипкә китереп, коймасын алыштырдык, стелага косметик ремонт ясалды. Быел Шуганканың бер урамында юл ремонлау, Чия-Түбә авылының су системасын яңарту кебек зур эшләр планлаштырыла, – ди авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова. 
Җыен күңелле нотада тәмамланды. Озак еллар Баланлы авылының ветераннар советын җитәкләгән Гөлүсә Гәрәевага район ветераннар советының Мактау грамотасы, истәлекле бүләк тапшырылды. 
Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев