Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Мәктәпләрдә тикшерүләр үтә

Узган атнада мондый тикшерүләр районның балалар сәнгать мәктәбендә, Яңа Усы мәктәбендә, Түбән Табын интернат-мәктәбендә үтте.

Мөслим  һәм  Сарман  районнары  буенча  янгын күзәтчелеге бүлеге мәктәпләрдә тикшерүләр үткәрүне дәвам итә. Узган атнада мондый тикшерүләр районның балалар сәнгать мәктәбендә, Яңа Усы мәктәбендә, Түбән Табын интернат-мәктәбендә  үтте.  Тикшерү  вакытында белгечләр янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешенә  аерым  игътибар  бирде.  Тикшерүләр  вакытында мәктәпләрдә хокук бозулар ачыкланмаган. “Шул ук вакытта авыл җирлекләрендә рейдлар да уздырабыз.  Янгын  куркынычсызлыгы  чорында  авылларда корыган агач-куакларны, узган елдан калып, камылга әйләнгән үләнне юк итүгә бик күп җирлек башлыклары җаваплы карый дип күрдек. Рейд вакытында Метрәй һәм Баек авыл җирлекләре башлыкларына  Сабантуй мәйданында  биек  булып  үскән  үләннәрне  чистарту өчен предписание бирелде”, – дип хәбәр итә бүлек инспекторы Илнар Идиятов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама