Реклама
Яңалыклар
Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!
2021-2022 нче уку елында беренче сыйныфка баручы – 35, 2-11 сыйныфка килүче 70 балага иганәчеләр ярдәме кирәк.
Ике мең сумлык сертификатларга Мөслим кибетләреннән мәктәп формасы, портфель яки башка кирәк-ярак алырга мөмкин булачак, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.Мохтаҗларга ярдәм кулы сузу, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфат-гадәтләрнең яшәү рәвешебезгә әйләнеп баруы сөендерә. “Мәктәпкә барырга ярдәм ит!” хәйрия акциясенең яңа уку елы якынлашканда үткәрелүе дә киләчәк буын турында кайгыртып оештырыла. Республика буенча бу акция 10-25 август көннәрендә узачак. Ә безнең җирлектә ул 9-28 август көннәрендә үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев