Мәктәпкә бергәләп әзерләнәбез
“Мәктәпкә барырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе 2007 елдан бирле үткәрелә.
Республика җитәкчелеге инициативасы белән үткәрелүче акциянең максаты – аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид яисә әти-әнисе инвалид булган, авыр тормыш шартларында яшәүче укучы балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтү. Быел да уку елы башланыр алдыннан, матур традицияне бозмыйча, җирлектә “Мәктәпкә барырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе узачак. Акциядә оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр белән бергә теләгән һәркем катнаша ала.
– Күңелле, шул ук вакытта финанс чыгымнарына бәйле уку елы башланыр алдыннан сабыйларның уку әсбапларын барлап, кием-салым алу вакыты да җитте. Бүгенге көндә балаларны мәктәпкә әзерләү бик мәшәкатьле. Баласы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керергә җыенган әти-әниләрнең мөмкинлекләре дә чикле булырга мөмкин, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.
Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, бер баланы мәктәпкә әзерләү якынча 10-15 мең сумга төшә. Гаиләдә мәктәп яшендәге балалар саны күбрәк булган саен чыгымнар да арта, дигән сүз.
– 2021-2022 уку елында беренче сыйныфка баручы – 35, 2-11 сыйныфка килүче 70 балага иганәчеләр ярдәме кирәк. Ике мең сумлык сертификатларга Мөслим кибетләреннән мәктәп формасы, портфель яки башка кирәк-ярак алырга мөмкин булачак, – ди Лилия Хәбибуллина.
Мохтаҗларга ярдәм кулы сузу, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфат-гадәтләрнең яшәү рәвешебезгә әйләнеп баруы сөендерә. “Мәктәпкә барырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе республикада 10 августтан 25 августка кадәр барачак. Безнең җирлектә ул 9-28 август көннәрендә үтә.
Белем көнен беренче сыйныфка баручы балалар аеруча көтә. Көтеп алган бәйрәм көнендә өр-яңадан киенү, яңа портфель белән укырга бару теләге табигый инде ул. Ләкин теләкләр белән мөмкинлекләр һәрвакыт тәңгәл килеп бетми шул. Берәүләр бик иркен яши, икенчеләр – урта хәллеләр рәтендә, өченчеләр очын очка ялгап гомер итәргә мөмкин.
– Ишле, социаль яктан аз тәэмин ителгән гаиләләргә белем көне алдыннан ярдәм итү - матур традицияләрнең берсе. Игелек акциясенә әзерлек безнең районда күптән бара. Адреслы ярдәм күрсәтү өчен мохтаҗ гаиләләр исемлеген булдырдык. Әлеге эш укытучылар, мәктәп директорлары, мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләләр белән эшләү бүлеге белгечләре белән берлектә башкарыла. Мәктәп кирәк-яраклары алуда булышып, йөрәк җылыңның бер өлешен мохтаҗларга риясыз бүләк итәсең, дигән сүз, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Лениза Галимова.
“Мәктәпкә барырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе ике этапта үтә. Аның беренчесендә тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керүчеләргә ярдәм күрсәтелә, икенче этапта 2-11 сыйныф укучыларына адреслы ярдәм оештырыла.
– Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар, ди халык мәкале. Баланың яшьтәшләре, сыйныфташлары янында үзен ким-хур итеп тоймавы әти-әниләрдән дә тора. Ярый әле мәктәпләрдә бердәм формалар булдырылды. Пенсиям хисабына оныгыма 10 мең сумга канцелярия әйберләре, аяк киемнәре, күлмәкләр, спорт костюмы, портфель алдым, – ди Мөслимдә яшәүче Галия Сабирова.
Башка елларда оешма-предприятиеләр, райондашларыбыз конкрет балаларга ярдәм итү теләге белән спорт киемнәре яисә канцелярия товарлары тутырылган порфельләр әзерли иде. Хәзер исә, оешмалардан, шәхси эшмәкәрләрдән һәм физик затлардан кергән акча бергә туплана да, икешәр мең сумлык сертификатлар әзерләнә. Бу сертификатларга район үзәгендәге кибетләрдән мәктәп кирәк-яраклары, кием яисә башка әйберләр алырга була.
Белем көненә санаулы көннәр калып килә. Яңа уку елын һәр бала күтәренке кәеф белән каршыласын иде! Бер сабыйның да күңеле китек булмасын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев