Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп яны лагерьләре эшләрен дәвам итә

Олы Чакмак мәктәбе базасында оештырылган хезмәт һәм ял лагерында 18 көн дәвамында 15 бала ял итте. Алар мәктәп бакчасын чүп үләннәреннән арындырдылар, җитешкән карлыган, чия җимешләрен җыйдылар. Укытучылар, техник хезмәткәрдәр алардан кайнатма ясадылар. "Мөслим-продукт" проекты кысаларында үзебезнең тирәлектә үскән дару үләннәрен җыеп киптерделәр. Үләннәрнең күпемедер өлеше тапшыруга әзерләнсә, калган өлешен...

Олы Чакмак мәктәбе базасында оештырылган хезмәт һәм ял лагерында 18 көн дәвамында 15 бала ял итте. Алар мәктәп бакчасын чүп үләннәреннән арындырдылар, җитешкән карлыган, чия җимешләрен җыйдылар. Укытучылар, техник хезмәткәрдәр алардан кайнатма ясадылар. "Мөслим-продукт" проекты кысаларында үзебезнең тирәлектә үскән дару үләннәрен җыеп киптерделәр. Үләннәрнең күпемедер өлеше тапшыруга әзерләнсә, калган өлешен уку елы дәвамында мәктәп ашханәсендә фито-чәй итеп кулланачаклар.

Шушы көннәрдә элеккеге алма бакчасында "Чемпион" исемле палаткалы лагерь да эшли башлаячак. Тәрбиячеләр, хуҗалык мөдире билгеләнгән, балалар исемлеге расланган, палаткалар , башка кирәк-яраклар әзерләп куелган. Бүген алар Роспотребнадзор идарәсеннән рөхсәт документы көтәләр. 1 атна дәвамында 10 бала ялларын табигать кочагында үткәрәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев