Мәктәп – ул гаҗәеп ил
Белем-тәрбия алу өчен барлык шартлар да бар безнең мәктәбебездә. Балаларның һәр көне күңелле, мавыктыргыч үтсен өчен мәктәп администрациясе бик күп көч куя.
“Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер. Йорт-җире булган кеше өчен аның тагын бер хәтәр ягы бар: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр бер агым судыр, ышанычлы дәүләттер. Һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал”, – дип язып калдырган Каюм Насыйри үзенең “Тәрбия китабы”нда. Нәкъ менә шушы сүзләргә басым ясап эшли бүгенге көндә “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын интернат-мәктәбе”.
Баланың киләчәге якты, хыяллары тормышка ашсын дип белем бирә, тәрбияли, һөнәргә өйрәтә укытучы-тәрбиячеләр.
Укытучы-тәрбияче нинди булырга тиеш соң? Иң беренче чиратта белемле, тырыш, сабыр булырга, ә иң мөһиме балаларны яратырга, аларны ишетә белергә тиеш. Нәкъ шушындый сыйфатларга ия безнең коллективта хезмәт куючылар.
Белем-тәрбия алу өчен барлык шартлар да бар безнең мәктәбебездә. Балаларның һәр көне күңелле, мавыктыргыч үтсен өчен мәктәп администрациясе бик күп көч куя. Укучылар төрле бәйгеләрдә, чараларда теләп катнашалр һәм призлы урыннарга, бүләкләргә ия булалар. Шулай ук музейларга, шугалакларга, бассейннарга барып күңелле ял итеп кайталар. Мөслим районына гына хас булган “Тормыш дәресләре”, “Әхлак дәресләре” даими үткәрелеп тора. Бу дәресләрдә балалар килгән кунаклар белән аралашалар, кызыксындырган сорауларын бирәләр.
Нинди генә авыр язмышлы балалар юк монда. Шушы ачы язмышларын онытырга ярдәм иткән коллективка, тәрбиягә алып үз баласыдай якын күргән әти-әниләргә рәхмәтебез чиксез.
“Мәктәп – ул гаҗәеп ил, андагы бер көн дә алдагысына охшамаган, андагы һәр мизгел – ул ниндидер яңалык, кызыклы нәрсә эзләү. Анда күңелсезләнеп утырырга, әрләшергә һәм вакытны үткәрергә мөмкинлек юк “, – дип яза Барбюс А.
Коллективыбыз дус, тату, тырыш, максатларга ирешә торган. Алга таба да шулай булып калырга язсын иде.
В.Фәрхетдинова,
“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын интернат мәктәбе” тәрбиячесе.
Фото– Рixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев