Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп укучылары уңышлы эшмәкәр булуның серләрен ачыклады

"Эшмәкәрлек фабрикасы" проекты Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы һәм Казан Идел буе федераль университеты бергәлегендә, стратегик тәкъдимнәр Агентлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла. Әлеге проект кысаларында, кичә "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Эшмәкәрлек фабрикасы" исеме астында очрашу үтте. Анда бүген үз эшләрен алып баручы эшмәкәрләр, Мөслим лицее, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары, аграр...

"Эшмәкәрлек фабрикасы" проекты Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы һәм Казан Идел буе федераль университеты бергәлегендә, стратегик тәкъдимнәр Агентлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла. Әлеге проект кысаларында, кичә "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Эшмәкәрлек фабрикасы" исеме астында очрашу үтте. Анда бүген үз эшләрен алып баручы эшмәкәрләр, Мөслим лицее, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары, аграр көллият студентлары, үз эшләрен башларга җыенучы яшьләр катнашты. Очрашуны район башлыгы урынбасары Ленар Авзалов алып барды. Очрашуда әлеге проектның вице - президенты Аида Тохбәтуллина, Әлмәт шәһәре сәүдә - сәнагать палатасы Президенты Рөстәм Латыйпов мастер - класслар үткәрделәр. Чарада катнашучылар эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен булдырылган проектлар һәм программалар белән танышты. "Мөслим-продукт" брэнды җитәкчесе Нияз Габдрахманов, "ШАХ" җәмгыяте җиткәчесе Айрат Шәмсетдинов үз эшчәнлекләре хакында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев