Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп укучылары беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев эзеннән бара

Бөтен татар дөньясы, халкыбыз өчен олуг шәхес, милләтебезнең горурлыгы, Татарстан Республикасының беренче Президенты МИнтимер Шәрипович Шәймиевнең 80 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үтәргә җыена. Районыбызда исә Шәймиевка багышланган атналык игълан ителде.

Барлык мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә юбилярга багышланган чаралар үткәрелә. 17 гыйнвар көнне, "Мөслим туган як музеенда", "Мөслим минем өчен изге җир" дип исемләнгән музей дәресләре үтте. Бу чарага Минтимер Шәймиевнең якын дусты Дофак Фәттахов, хезмәттәше Мәкъсүт Латыйпов, Иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов чакырылды. Түбән Табын мәктәбеннән килгән 18 укучы, Мөслим лицееның 5А, 5Б сыйныфы укучылары, беренче Президентыбыз турында киң һәм файдалы мәгълумат тупладылар. Шулай ук, "Мөслим туган музеенда" Шәймиевка багышланган фотокүргәзмә белән дә танышырга мөмкин. Укучылар өчен "Совет чоры" залында исә, "Минтимер Шәймиев һәм Мөслим" дип исемләнгән экскурсияләр үткәрелә, дип хәбәр итәләр музей хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев