Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мизгел"дә "Калфаклар туе" узачак

Хөрмәтле оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре! Милли йолаларны, традицияләрне торгызуга багышланган чаралар циклыннан "Мизгел" яшьләр үзәгендә, 17 апрель көнне 18.00 сәгатьтә "Калфаклар туе" үткәрелә. Сез җитәкләгән коллектив хатын-кызларын үз куллары белән эшләгән калфаклары белән шул кичәгә чакырабыз.

Кичәдә катнашу өчен түбәндәге шартларны үтәү сорала:

- һәр хатын-кыз кичәгә калфактан гына кертелә;

- кичә үткәрелә торган залдагы күргәзмәләр өстәленә үзләре теккән, чиккән, бизәгән калфакларны китерәләр. Саны - 3-5 шт, аннан күбрәк тә булырга мөмкин. Мәктәпләр укучыларның да эшләрен катнаштыру хокукына ия, һәр калфакка ярлык әзерләнеп алып киленә (размеры 4 см X 7 см), оешма исеме, катнашучының исем-фамилиясе күрсәтелә.

Актив катнашкан оешма, предприятие, учреждениеләр, шулай ук аерым актив катнашучылар район Башкарма комитетының дипломнары белән бүләкләнә. Нәтиҗәләр атналык планлаштыруда, газета һәм радио аша киң җәмәгатьчелеккә җиткерелә.

Бу хатны татар милли кичәсенә махсус чакыру итеп кабул итүегез сорала.

Ихтирам белән,

Татарстан халыклары Ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе

Рушат Солтанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X