«Мизгел» яшьләр үзәгендә күпләрнең остазы булган шахматчы Наил Хамматуллин истәлегенә шахмат ярышлары узды
Ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында барды
Турнирның тантаналы ачылу чарасында районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров, "Мөслим" мәчете имам-хатыйбы Ринас хәзрәт Нәбиев катнашты.
Бүгенге турнир спорт өлкәсендә эшләүче районадшыбыз Илфат Хафизов инициативасы белән оештырылды. Турнирның төп иганәчесе мәрхүмнең бертуган апасы Әлфинур Сагитовна булды, шулай ук мәрхүмнең кызы Лилия Аверстан да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чарада Мөслим, Минзәлә, Актаныш районнарыннан спорт сөючеләр катнашты.
Турнирның җиңүчеләре белән таныштырабыз:
Руслан Утябаев;
Мөнир Нәбиуллин;
Илсур Ялалов.
Хатын-кызлар арасында:
Зәринә Хафизова;
Галия Вагизова;
Сиренә Фәсхиева.
Җиңүчеләргә дипломнар, иганәчеләр ярдәме белән алынган медальләр, акчалата конверт һәм күчмә кубок тапшырылды. Бу хакта район хакимиятенең мәтбугат хезмәте яза.
Рәмилә Сәләмова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев