Мирзанур агага – 90 яшь!
Метрәй авылында яшәүче мәгариф ветераны Мирзанур Галимовка 90 яшь тулды.
Мирзанур Галимов – мәгариф ветераны. Гомере буе мәктәптә эшләгән Мирзанур абый бүген дә акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп яши. Метрәйнең аксакалы ул.
Буыннан буынга...
“Балачагым күңелле узды”, – ди Мирзанур абый. 1932нче елның 12 мартында дөньяга аваз салган сабыйга кыерсытылуларны да, ятимлек ачысын да күрергә туры килгән. Әтисе Миргалим тирә-якта дан тоткан тимерче була. Районның авыл хуҗалыгы идарәсендә исәптә торган яхшы тимерче буларак, ул бөтен төр техниканы яхшы белә, ремонт эшләрен дә яхшы башкара. Әнисе Гайшә апа, гади колхозчы булса да, балаларын аң-белемле итү өчен көчен кызганмый. Йортлары да ныклыгы белән аерылып, әллә кайдан күренеп тора. Калай түбәле өйләр күпләрнең төшенә дә кермәгән чорда Мирзанурлар йорты күпләрнең күңеленә көнчелек уты сала.
– Иркен ихатабыздан, яшәү-көнкүрешебездән көнләшеп, өч тапкыр өйгә тентү белән кергәннәр. Соңгысында миңа нибары өч ай булган, – дип искә ала Мирзанур Галимов.
“Кулак” исеменнән качып, әтисе ел ярым Мәскәүнең металл кою заводында да эшли.
“Сугыш берәүне дә аямады”
Әтиләре сугышка киткәч, әнисенә бик авырга туры килә. Тырышып-тырмашып көн күргәннәрен Мирзанур абый бүген дә тыныч кына сөйли алмый.
– Әти сугышка киткәндә кышның иң салкын көннәре булгандыр. Без әтидән алты бала калдык. Миңа 10 яшь иде. Яңа Сәет авылында икенче сыйныфта белем алып йөргән чагым. Чит авылда калуыбыз да яхшы булмагандыр. Кышны тартып-сузып үткәрдек, – ди Мирзанур абый. – Инде туган авылыбыз Метрәйгә кайтырга кирәк. Ишле гаиләне алып кайту өчен әни берничә көн ат эзләде. Кием-салымны, көнкүреш кирәк-яракларын төяү өчен ике ат кирәк иде. Бик тә мәрхәмәтле булып истә калган бригадир Сәрмәдия Гыйльфанова ярдәм итте шул вакытта. Ул безгә ике ат бирде. 14 июньдә авылга кайттык. Бертуктамый яңгыр яуганы истә калган. Шулкадәр алҗадык юлда! Атлар да арыды. Ничек кенә арыган булсак та, шул ук көнне, җыйнаулашып, бәрәңге утырттык.
Мирзанурның әтисе 1942 елда Смоленск өчен барган каты сугышларда һәлак була. Кайгы ялгыз йөрми, диләр. Әтисе үлгән елның көзендә Мирзанур өч бертуганын да җир куенына сала. 8 яшьлек сеңлесе Халисә кызамыктан үлә. 6 һәм 4 яшьлек энеләре Габделрәшит белән Габделәхәт тә бер-бер артлы күзләрен йома.
Зур кайгылар кичергән әнисе тагын да кечерәеп, ябыгып кала.
Белемгә омтылыш
Мирзанур кечкенәдән белемгә омтыла. Урта белемне – Метрәй җидееллык, аннан Мөслим урта мәктәбендә ала. Мәктәптә яхшы укыган егетне, һичшиксез, укытучы булыр дип уйлыйлар. Ә ул, барысын да шаккатырып, басуга уракка чыга!
– Әниемне һәм апаларымны ташлап китәсем килмәде. “Мин дә читкә китсәм, алар минсез нишләрләр?” – дип уйлый идем. Мәсьәлә көтелмәгәндә хәл ителде, – дип елмая Мирзанур абый. – Гадәттәгечә, басудан арып кайтып кергән чак иде, авылдашым Мөстәкыйм абый килеп керде. Бергә эшлибез бит, минем ничек эшләгәнне күреп тора. Болай да үсендереп, мактап торган авылдашым миңа шул кичне укуны дәвам итәргә кирәклеген әйтте.
Мирзанур абый икенче көнне үк юлга кузгала. Шулай да үзе теләгән география факультетына керү бәхете насыйп булмый. Уку елы башланырга санаулы көннәр калып килә. Уку йортына булачак студентлар инде тупланган. Үҗәтлеге, белемгә омтылышы көчле булган егет кулын селтәп кайтып китми. Алабуга педагогия институтының математика факультетына алалар Мирзанурны!
Мәгарифкә багышланган гомер
Укуын төгәлләп, районга кайткан дипломлы яшь белгечне Түбән Табын мәктәбенә математика укытырга җибәрәләр. Бер елдан соң Мирзанур абый Мари Бүләр мәктәбендә физика һәм математика фәннәрен укыта башлый.
Ленинградта хәрби хезмәт үткәннән соң, туган авылында математика укыта М.Галимов. 1963 елда Мирзанур аганы мәктәп директоры итеп билгелиләр. Бу вазыйфада 32 ел эшли ул! Ул эшләгән чорда иске мәктәп урынына таштан ике катлы бина сафка баса. Колхозның да ярдәме зур була. Фидакарь хезмәте өчен Мирзанур Галимов “РСФСРның мәгариф отличнигы” һәм “Татарстанның атказанган укытучысы” исемнәренә лаек була.
Парлы тормыш
Тормыш иптәше Люция апа белән Мирзанур абый – авылдашлар. 27 яше тулганда Мирзанур Люцияне, җигүле атка утыртып, өйләренә алып кайта. 1959нчы елның 2 гыйнвары була ул. Тышта 40 градус салкын! Мирзанурның кәләш алып кайтасын өйдәгеләрдән берәү дә белми.
– Люция белән бер генә ай йөрдек. Бер кичне сорыйм үзеннән: “Миңа кияүгә чыгар идеңме?” Ул дәшми. Дәшмәү – ризалык билгесе, дип юрадым. Нурлыгаян абыем колхозда бригадир иде, ат табу мәшәкатьле эш булмады. Люцияләр мәктәп янында гына тора иде. Күршеләр дип әйтсәк тә буладыр. Ат җигеп менеп киттек! Люциямнең әтисе кызын бирергә теләмәгән иде, абыем күндерде. Ике ай алдан Люциянең бертуганы кияүгә чыккан, шуңа әтисенең тагын бер кызын туган йорттан чыгарып җибәрәсе килмәгән иде, – ди Мирзанур абый, яшьлек елларын искә алып.
Люцияләрдән Мирзанурларга кайту – өч адымлык ара. “Кешечә булсын” дип, алар атта авылны әйләнеп кайтырга уйлыйлар. Борылганда чана ава да әле! Тик Люция җәһәт кенә сикереп утыра да, бәхетле яшьләр өйгә юл тота.
– Мин үземнең кая барганымны да аңламый калдым: әллә кияүгә, әллә кунакка?! Мирзанур акыллы, ипле, укыган кеше булгач, аның тәкъдименә каршы килмәдем. Гомер буе бер сүздә булып, дус-тату яшәдек, – ди Люция апа.
Мәктәп – икенче өй
43 ел мәктәптә укыткан райондашыбыз! Физика- математика белгече булса да, рус теленнән кала, башка фәннәрне дә укыткан. Үз гомерендә биш өй салган кеше Мирзанур абый! Икесе туган нигезендә күтәрелгән йортлар булса, өчесе якын туганнары өчен салынган.
Кулыннан эш төшмәгәнгә, тырыш хезмәт белән көн иткәнгә бүген дә егетләрчә ыспай, яшь күңелле ул.
– Мирзанур мәктәптән кайтып кермәде. Дөресен генә әйткәндә, мәктәп төзегәндә өйгә акча да алып кайтмады. Бар булганы шул мәктәпкә тотыла иде. Хуҗалыктагы кораллар да – себеркесе, балтасы, көрәге дигәндәй, барысы да уку йортына күчеп бетте. Көтү чираты җиткәч, көтүгә дә чыгармадым үзен. Эшләргә мөмкинлекләре күбрәк булсын, дидем. Бәлки, шуңадыр. аның Мактау кәгазьләре, дипломнары күп, ә минеке – юк, – дип елмая Люция апа.
Мәктәп тормышын чын- чынлап ярата Мирзанур ага. Шулай булмаса, лаеклы ялга чыгар вакыты җиткәч тә, тагын өч ел дәвамында мәктәп юлын таптар идеме?!
– Партия райкомының беренче секретаре Гариф Хафизов: “Башланган эшеңне ярты юлда калдырасыңмы?! Мәктәп янында төзи башлаган янкормаң – ашханә нишли, Мирзанур? Максатыңны, алга куйган планнарыңны ахырына кадәр җиткер! Лаеклы ялга җитешерсең әле!” – дип туктатты мине, – ди Мирзанур абый.
Төзелеп бетә бит мәктәп янкормасы! Мирзанур абый теләгәнчә төзелә. Люция апа белән алтын туйларын да шунда – мәктәп ашханәсендә үткәрәләр. Хәер, бер алар гына түгел, авылдашларының гомер бәйрәмнәрен, туйлар үткәрер өчен иң зәвыклы урынга әйләнә ул.
Сабыр төбе – сары алтын
Мирзанур абыйның тормыш иптәше Люция апа 1978 елдан 1994 елга кадәр Метрәй мәктәбенең озынайтылган көн группасында тәрбияче булып эшли. Каенанасы Гайшә апа белән 48 ел бергә, тату яшәп, аны 101 яшендә, хөрмәтләп, бакыйлыкка озаталар. Гайшә апаның 48 елның өч дистәдән артыгында дөм сукыр булуын да исәпкә алсак, Люция апаның сабырлыгына һәйкәл куярлык!
– Люциям гомер буе сабыр булды. Әнкәй белән һәрвакыт бер сүздә булдылар, икәүләп “игәүләп” тә алалар иде. Әнинең – киленнән, тормыш иптәшемнең каенанасыннан зарланганы булмады. Бергәләп өй салдык, балаларны укыттык. Балаларыбыз мәрхәмәтле булсын, дип тырыштык. Бүген инде оныклар гына түгел, оныкчыклар сөю бәхетенә дә ирештек,– ди Мирзанур абый.
Әти тәрбиясе
– Бервакыт әти белән нәрсә өчендер ачуланыштык. Ярамаган сүз ә й т кәнмендер инде. Мәктәптә укып йөргән вакыт. Әти сөйләшми бит минем белән! Бер көн узды, ике, өч... Дәшмәве белән үзәкне өтә. Ичмаса, ачулансын, орышсын, һич булмаса, суксын, дип уйлыйм! Җаен туры китереп, бер кәгазьгә: “Гафу ит, әти!” – дип яздым. Шул рәвешле әти миңа гомеремә җитәрлек тәрбия бирде. Әтигә хөрмәтем, яратуым чиксез. Әни белән озак еллар тигезлектә яшәсеннәр! Туган нигезнең утлары безне гел каршы алсын, – ди уллары Алмаз.
Алмаз Мирзанурович – тормышта үз юлын тапкан кеше. Казан дәүләт федераль университетында психология һәм мәгариф институтының директор урынбасары, укыту- тәрбия методологиясе кафедрасы методисты булган райондашыбызның уңышларында әти-әнисенең дә бәяләп бетергесез өлеше бар.
90нчы язы аның!
– Мин – бик бәхетле кеше! Авылдагы һәр чарада катнашам: җыелышына да йөрим, ашына да. Люциям һәрвакыт тормышым маягы булды. Алга таба да тигез тормышта яшәргә язсын Ходай, – ди Мирзанур абый.
Мирзанур Галимовны юбилее белән район җитәкчелеге, мәгариф идарәсе, район ветераннар советы, авыл җирлеге вәкилләре тәбрик итте. Бәйрәмдә туганнары, якыннары, авылдашлары, чордашлары бихисап иде.
–“Яшәгән саен яшисе килә” диләрме әле?! Дөньялар бик иркен, бик матур. Алга таба да шатлыкларны уртак итеп яшәргә язсын. Дөньялар имин, күк йөзе аяз булсын! – ди Мирзанур абый.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев