Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минзәлә районында боз астына машина киткән

Әлеге хәл 27 февральдә, Минзәлә районы Гөлек авылы янында булган. Боз астына "Рено Дастер" машинасы китү турында хәбәр керә. Коткаручылар килгәндә зыян күрүче 4 кеше утрауда була. Аларның хәле канәгатьләнерлек, дип бәяләнә. Туңу һәм өшү билгеләре ачыкланмый. Шуңа да алар хастаханәгә барудан баш тарта. Гадәттән тыш хәл урынында алар утырган...

Әлеге хәл 27 февральдә, Минзәлә районы Гөлек авылы янында булган. Боз астына "Рено Дастер" машинасы китү турында хәбәр керә. Коткаручылар килгәндә зыян күрүче 4 кеше утрауда була. Аларның хәле канәгатьләнерлек, дип бәяләнә. Туңу һәм өшү билгеләре ачыкланмый. Шуңа да алар хастаханәгә барудан баш тарта.

Гадәттән тыш хәл урынында алар утырган машинаның түбәсе генә күренеп торган була. Бу урында боз калынлыгы 2-4 сантиметр гына булган. Автомобиль хуҗасына карата административ хокук бозу буенча беркетмә төзелә, барысы белән дә аңлату эшләре алып барыла.

Гадәттән тыш хәлнең сәбәбе: бозда иминлек кагыйдәләрен үтәмәү. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге хәбәренә таянып, җирле мәгълүмат чыганагы җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев