Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минтимер Шәймиев сайлаулар турында: "Сайланачак барлык кешеләргә шулай ук ТР мәнфәгатьләренә хезмәт итү тапшырылачак"

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үткәрелгән сайлау кампаниясен уңай бәяләде һәм бүген җиңәчәк кешеләрне үз сайлаучылары мәнфәгатьләренә тугры хезмәт итәргә чакырды.

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты К.Марс урамында урнашкан КИТТУ-КХТИның төп бинасындагы 55нче сайлау участогында тавыш бирде. Минтимер Шәймиев хәләле Сәкинә ханым белән бергә килгән иде. Сайлаучыларга ТР Президентын сайлаулар, бер мандатлы округлар һәм партия исемлекләре буенча муниципаль хакимиятнең вәкиллекле органнары депутатларына тавыш бирү өчен өчәр бюллетень тапшырылды.

"Әйтергә кирәк, миңа сайлау алды кампаниясе ошады. Ул кандидатларның гына түгел, халыкның актив катнашында узды", - диде ул журналистларга бюллетеннен урнага салганнан соң. Минтимер Шәймиев яшьләрнең активлыгын аерым билгеләп үтте.

Республика Дәүләт Киңәшчесе сайлау участогына күтәренке кәеф белән килүен әйтте. "Моның өчен нигез дә бар. Авыр мизгелләр булса да, социаль программалар уңышлы үтәлә", - диде ул. Республика үсеше дәвам итә, ә алган юнәлеш үзен аклый, дип саный Шәймиев. "Кешеләрнең күзләреннән һәм йөзләреннән хакимияткә ышаныч чагыла, ә бу бик әһәмиятле - ышаныч бар икән, эшләр дә башкача бара. Бүгенге көндә ышаныч, мөгаен, иң мөһимедер", - диде ул.

Минтимер Шәймиев шулай ук бүгенге сайлауларда иң күп тавыш җыючыларга теләкләрен дә җиткерде. "Барлык сайланачак кешеләр тавыш бирүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклап, тагын да яхшырак хезмәт итәргә", - диде ул.

"Татар-информ" агентлыгына 55нче участок сайлау комиссиясе рәисе Татьяна Гарифуллина хәбәр иткәнчә, әлеге участокка 1701 сайлаучы беркетелгән, аларның 30ы беренче тапкыр тавыш бирә.

"Тавыш бирү процессы яхшы бара. Вакытыннан алда тавыш бирү дә уңышлы узды - 90 кеше сайлады. Участок ачылган вакыттан 10га кадәр сайлаучыларның якынча 15 проценты килде", - диде ул. Сәламәтлекләре начар булу сәбәпле участокка килә алмаучы кешеләр өчен күчмә тавыш бирү оештырыла. Заявка буенча өйләргә күзәтүче, сайлау комиссиясе әгъзасы һәм полиция вәкиле бара. Әлегә шундый 20 заявка алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев