Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минтимер Шәймиев: Партияләр җаваплырак булырга тиеш

Татарстанның беренче затлары, танылган артистлар, җәмәгать эшлекләре Бердәм сайлау көнендә Россия парламентына депутатлыкка кандидатлар һәм партияләр өчен тавыш бирә.



Бүген Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәләл җефете Сәкинә ханым белән Казан илкүләм тикшеренү технология университеты бинасында урнашкан 55нче сайлау участогында тавыш бирде.

Журналистлар белән әңгәмәдә Минтимер Шәймиев: «Бүген җаваплылык җитми кебек. Заманалар катлаулы, - сәяси, икътисади яктан да. Шуңа күрә халык тавышын җыйган кешеләр дә гадәттән тыш җаваплылык тоярга тиеш. Чөнки, бәлки шулай ук игътибар иткәнсездер: Дәүләт Думасында һаман саен эшләп килгән партияләр быелгы сайлау алды кампаниясе барышында бернинди яңа сүз әйтмәде. Популизмга күп урын бирелде, үтәп булмаслык вәгъдәләр таратучылар булды: кемнедер - салымнардан, икенчеләрне торак-коммуналь түләүләрдән азат итәргә… Андый сүзләрне сөйләргә җиңел, әмма парламентта эшләгән партияләр карарлар кабул иткәндә илнең бюджеты, оборона ныклыгы, гомумән, Россия җәмгыятенең үсеше турында уйларга тиеш. Шуңа күрә Дәүләт Думасына кемнәр генә үтсә дә, партияләр җаваплырак булсын иде», - дип теләкләрен ирештерде.


Татарстан Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков гаиләсе белән бүген Казанның А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техника университетында урнашкан 42нче сайлау участогына барып, үз тавышын калдырды.

Татарстан буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов бигрәк тә яшьләрне сайлауларда катнашуга җаваплы карарга чакырды. Баш федераль инспектор Казанның 96нчы гимназиясендә урнашкан 64нче сайлау участогында тавыш бирде.



«Мин сайлауларга яхшы кәеф белән килдем. Чөнки республикада сайлауларга әзерлек яхшы дәрәҗәдә оештырылды. Сайлаулар да бүген әйбәт кенә үтәр дип уйлыйм. Бигрәк тә яшьләргә активрак катнашырга киңәш итәм. Тәкъдим ителгән кешеләр арасыннан үз кандидатларыбыз өчен тавыш биреп, без бу җәмгыятьтә, бу тормышта үз фикеребезне белдерәбез», - дип ассызыклады Ренат Тимерҗанов.

Татарстанныд Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәләл җефете белән Казанның 96нчы гимназиясендә ачылган сайлау участогына килде. Үзе дә республикада сайлаулар өчен җаваплы кеше буларак, биредә дә иң элек участок сайлау комиссиясе рәисеннән участокның сайлауларга әзерлеге турында сорашты.

Үзенең гражданлык бурычын үтәгәннән соң, журналистлар белән әңгәмәдә Әгъзам Гобәйдуллин бүген Россия күләмендә ил парламентына узучы сайлауларның әһәмиятен искәртте. «Татарстанда тавыш бирү барышы тыныч үтәр дип ышанам. Ә өйләрендә әле һаман да икеләнеп утыручыларга исә сайлауларда тавыш бирү - ул безнең гражданлык бурычы икәнен искә төшерергә телим. Һәр сайлаучы үзенең Конституцион хокукын файдаланырга тиеш», - диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе республикада бүген иртәнге 8дә 2812 сайлау участогы ачылуын хәбәр итте. Сайлаулар кичке сәгать 8дә тәмамланачак.

Әйтергә кирәк, Казанда тавыш бирүчеләргә сайлау участокларында җәмәгать транспортында бүген бушка йөрер өчен «Мин тавыш бирдем» язулы беләзек һәм «Казан-Арена» стадионына зур концертка керергә чакыру билетлары өләшәләр. Анда инде көндезге сәгать 11дән ГТО нормаларын тапшыру, бию буенча мастер-класслар алу мәйданчыклары, урам театрлары эшли. Татарстанның танылган иҗади коллективлары, Россия эстрадасы йолдызлары Сергей Лазарев һәм Игорь Николаев катнашындагы концерт 16.00 сәгатьтә башланачак. Бу концертта финал чыгышны татар эстрадасы йолдызы Салават Фәтхетдинов ясаячак - «Мин яратам сине Татарстан» җырын башкарачак.

Бүген иртән Салават Фәтхетдинов тормыш иптәше белән 178нче мәктәптә оештырылган сайлау участогында тавыш биреп чыкты. Биредә җырчыдан автограф алырга, аның белән фотога төшәргә теләүчеләр дә күп булды.



«Татарстан иң актив төбәкләрнең берсе, бездә халыкны сайлауларга җыю белән беркайчан да проблема булмады. Бу юлы да без тавыш бирүчеләр саны буенча Россиядә беренчелектә торачакбыз. Чөнки без үзебез сайлыйбыз, барысы да безнең кулларда», - дип белдерде Салават Фәтхетдинов журналистлар белән аралашканда. Җырчы халыкны тавыш биргәннән соң бәйрәм концертында күңел ачарга чакырды.



Казан мэры Илсур Метшин хатыны һәм кызы белән 129нчы мәктәптәге 270нче сайлау участогында сайлады. Гражданлык бурычын үтәгәч, шәһәр хакимияте башлыгы казанлыларны бәйрәм белән тәбрик итте. «Россия Дәүләт Думасына сайлаулар көнендә без киләчәгебезне сайлыйбыз. Ә киләчәгебез күпме кеше тавыш бирүгә бәйле. Россия көчле, Татарстан көчле, Казан төзек-матур булсын өчен безгә Дәүләт Думасында көчле команда кирәк», - диде Илсур Метшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев