Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов татарстанлыларның салкынча һава торышына карата мөнәсәбәте белән кызыксынды

Фотода су фонында аның алабае Акдус ята, этне Миңнехановның социаль челтәрләрендәге фотоларда еш очратырга мөмкин

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз сәхифәсенә язылучылардан эссе көннәргә алмашка килгән салкынча һава торышына карата мөнәсәбәте белән кызыксынды. Телеграм-каналында ул шул хакта язган.

Республика җитәкчесе шулай ук ял көнен ничек үткәрүен дә күрсәткән. Фотода су фонында аның алабае Акдус ята, этне Миңнехановның социаль челтәрләрендәге фотоларда еш очратырга мөмкин булуын хәбәр итә Татар-информ сайты. 

«Кызу көннәр узды. Акдуска да җиңелрәк хәзер. Ә сез эссе көннәр узганга шатмы?» - диелә хәбәрдә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, бүген республикада янә яшенле яңгырлар һәм җилнең көчәюе көтелә.

Фото: Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналыннан алынды 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев