Миңнеханов Татарстан халкын Космонавтика көне белән котлады
Яңалыклар

Миңнеханов Татарстан халкын Космонавтика көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Космонавтика көне белән котлады. Котлауны ул үзенең MAX каналында чыгарды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Космонавтика көне белән котлады. Котлауны ул үзенең MAX каналында чыгарды.

«Күпләрнең балачактагы иң кадерле хыялы – Юрий Гагарин кебек космосны буйсындыру. Аның легендар «Киттек!» сүзе 65 ел элек дөньяны үзгәртте. Бүгенге космонавтика – фантастика түгел, ә чынбарлык», - дип билгеләде Миңнеханов.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу көнне космонавтларны гына түгел, конструкторларны, инженерларны һәм галимнәрне дә – үз хезмәтләре белән космик тармак үсешенә һәм яңа ачышларга өлеш кертүчеләрне дә хөрмәтлиләр.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев