Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Миңнеханов көмәнле хатын-кызларның якыннарын коронавирустан прививка ясатырга өндәде

Бүген Татарстанда 69 көмәнле хатын-кыз Covid-19 диагнозы белән хастаханәгә салынган. Табиблар аларның сәламәтлеге һәм баланың гомере өчен көрәшә.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көмәнле хатын-кызлар арасында коронавирус белән авыручылар артуын әйтте һәм аларның якыннарын булачак әниләрне сакларга һәм вакцинация узарга өндәде.

«Бигрәк тә көмәнле хатын-кызларга игътибар бирергә кирәк. Алар да үзләрен сакларга тиеш. Табибка йөрүдән тыш, башка әйберләрне минимальләштерергә кирәк. Алар янәшәсендәге якын кешеләре вакцинация узарга тиеш», — диде Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.

Хәзерге этапта чир катлаулы уза, аннан соң да күп кеше ахырына кадәр тернәкләнеп бетә алмый.

Бүген Татарстанда 69 көмәнле хатын-кыз Covid-19 диагнозы белән хастаханәгә салынган. Табиблар аларның сәламәтлеге һәм баланың гомере өчен көрәшә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев