«Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә чыгыш ясау өчен гаризалар кабул ителә
26 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләрне җанлы музыка бәйгесендә катнашырга чакыралар. Гаризалар 5 апрельгә кадәр кабул ителә
- Бәйгедә катнашу тәртибе: видеоны интернетка йөкләргә һәм гаризаны тутырырга. «ВКонтакте»дагы сәхифәгә язманы алып куярга (репост).
- 6 – 12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының ВКонтакте төркемендә иң яхшы башкаручыга тавыш бирү оештырыла.
«Бәйгедә иң күп тавыш җыйган катнашучыга партнерлардан бүләкләр биреләчәк, ә оештыручылар тарафыннан сайланган җиңүче(ләр)не 26 апрельдә сәхнәдә чыгыш ясарга чакырачакбыз. Җиңүче(ләр) үз чыгышын Yummy Music белән бергә әзерләячәк һәм «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Ике атна дәвамында аранжировка эшләргә, репетицияләргә йөрергә һәм тере яңгырашта чыгыш ясарга әзер булыгыз», – диелә хәбәрдә.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев