Мин – татар баласы
ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән “ШАЯН ТВ” каналы үткәргән “Мин – татар баласы” республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе тәмам.
Анда республиканың төрле төбәкләреннән барлыгы 300дән артык эш катнашкан. Икенче турга үткән 40 эшне онлайн мәйданда бәяләгәннәр. Тамашачы мәхәббәтен яулаган 20 эшнең авторлары төрле номинацияләрдә җиңүче дип табылган. Алар арасында Түбән Табын интернат-мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Гөлфия Солтанова да бар. Ул “Иң яхшы кул эшләре яки агачтан, башка материаллардан эшләнгән әйберләр” номинациясенә татар курчагын тәкъдим иткән. Гөлфиянең укытучысы – Гөлназ Сәйфуллина. Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовның җиңүчеләрне бүләкләвен “ШАЯНТВ” каналы да күрсәтте, дип хәбәр итәләр интернат-мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев