Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Милләтпәрвәрләр тәрбияләүче бакча

Мөслимдәге “Миләшкәй” балалар бакчасы “Бөтенроссия Почет китабы” федераль реестрына кертелде.

Мондый Мактау китабына үз эшчәнлекләре белән тирәлекнең һәрьяклап үсешен һәм тармакның нәтиҗәлелеген арттыруны тәэмин итүче оешмалар гына кертелә.
– Ана телебезгә бәйле мәсьәләләр һәрвакыт беренче урында тора. Җирлегебездә бу юнәлештә шактый зур эш башкарыла. Телне саклау һәм үстерү генә түгел, аны киләчәк буынга җиткерү дә бик мөһим. Бу яктан “Миләшкәй” балалар бакчасын үрнәк итеп күрсәтерлек, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.  
Миләшкәйлеләр – бик күп бәйге-конкурслар җиңүчесе. Узган ел ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында үткәргән “Балаларга туган телдә белем һәм тәрбия бирүче иң яхшы балалар бакчасы” исемле конкурста да «Миләшкәй» балалар бакчасы җиңү яулады. 
– Бәйге барышында бакчаның матди-техник һәм укыту-методик базасының ныклыгы да тикшерелде, белем бирү дәрәҗәсе дә исәпкә алынды. Ике этапта узган конкурста җиңү яулау безнең өчен зур сөенеч булды. Бәйгедә без 500 мең сумлык грант оттык, – ди “Миләшкәй” балалар бакчасы мөдире Ләйсән Харисова.
Грант средстволарына “Миләшкәй” балалар бакчасына җиде ноутбук, принтер, процессор, музыка бүлмәсе өчен тавыш көчәйтү аппаратурасы, һәр төркемгә татар телен өйрәтү буенча “Татарстан – туган ягым” исемле үстерешле уеннар алганнар. 
– “Миләшкәй” балалар бакчасы алдагы елларда үзен таныткан иде инде. Без аларны “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы”, “Иң яхшы капиталь ремонт узган бакча” конкурслары җиңүчеләре дип тә беләбез. Республика күләмендә узган “Иң яхшы балалар бакчасы” бәйгесендә дә алар беренчелекне бирмәде. Гомумән, нинди төр ярыш булмасын: спорт өлкәсендәме, экологияме, башкасымы – «Миләшкәй» бакчасы коллективы үз тырышлыгы белән үрләр яулый. Кызлар киләчәктә дә сынатмасыннар иде, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.
Бакчадагы һәр төркемдә татар телен өйрәтү буенча кирәкле материаллар тупланган почмаклар эшләнгән. Татар мохите хакимлек итүче бакчада тәрбиячеләр ясаган лепбук һәм ковробуклар да ана телен үстерүне күздә тота. 
Бакчада бәйрәмнәрнең һәм башка төр чараларның саф татар телендә узуы да игътибарга лаек. Бүгенге көндә “Миләшкәй” балалар бакчасының алты төркемендә 167 бала исәпләнә. Башка бакчалардан аермалы буларак, “Миләшкәй”гә татар милләтеннән булган балалар гына йөри.  
– Без сабыйлар белән ана телендә аралашабыз. Белем һәм тәрбия дә туган телдә бирелә. Бакчабызда эшләп килүче проектлар белән балаларыбыз төрле конкурсларда, фестивальләрдә катнашалар. Районыбызда үткән “Каз өмәсе”  фестивалендә балаларыбыз “Серле йомгак” проекты белән уңышлы чыгыш ясады. “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары журналистлары бакчабызның эш юнәлеше, проект эшчәнлекләре белән тирәнтен танышып киттеләр. Безнең тәрбиячеләребез район, республика күләмендә узган конкурсларда бик актив катнаша. “Ел тәрбиячесе – 2022” конкурсының муниципаль этабында катнашып, тәрбияче Эльза Галиева икенче урынга лаек булды, Фирүзә Петрова номинациядә жиңүче дип билгеләнде. Әлеге күрсәткечләр тәрбиячеләребезнең  белемле, үз эшләренең осталары булуын күрсәтә, – ди “Миләшкәй” бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлназ Ярмөхәмәтова. 

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев