Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Миллионга бер адым калганда...

Телне дәрья – зур су белән чагыштыру бар. Тел дәрьясында күпме ераккарак йөзәсең, күпме тирәнгәрәк төшәсең, шуның кадәр үзеңнең бик аз белгәнеңне аңлыйсың.

“ТНВ-Татарстан”, “ТНВ-Планета” каналларыннан И. Нәфыйков алып барган “Переведи”! “Татарча өйрәнәбез” тапшыруын бик кызыксынып караган идем заманында. Татар телен әйбәт беләм бугай дип йөри идем... Әмма кайбер чыгарылышларда  бирелгән  сүзләрнең  мәгънәсенә төшенеп бетә дә алмадым. Укыган, ишеткән  сүзләр  инде  күбесе...  Ләкин анда бирелгән сүзләр арасында бик нечкә аермалыклар (нюанс) бар. Логик фикерләвең булмаса, биремнәрне тиз генә ерып чыгармын димә. Татар теленең тамырлары бик борынгы чорларга барып тоташа. Бик бай  һәм  аһәңле тел  бит ул безнең  туган телебез. Һәр тел үзен җентекләп өйрәнүне таләп итә. 
Телне өйрәнергә дә өйрәнергә  инде,  ә туган  телне һәркем камил белергә тиеш. Юкка гына бер акыл иясе (француз философы Вольтер дип истә калган): “Гомер буе өйрәнә торган бер тел бар. Ул – туган тел!” – димәгәндер. Телне тирәнтен белүнең әҗере дә, файдасы да зур. Белмәү исә күп вакытта  терсәкне  тешләрдәй дә итә.  Беренче каналдан бара торган “Кем миллионер булырга тели?” (“Кто хочет стать миллионером?”) тапшыруының берсе бик исемдә калды. Анда “Вакыт” программасын алып баручы диктор Екатерина  Андреева һәм  аның  ире Дүшән Перович (милләте буенча – серб) катнашты. Өч миллион сумлык призга җитәргә бер генә адым калган иде  югыйсә! Унбишенче – соңгы сорау харап итте уенчыларны! Лобогрейка сүзенең мәгънәсе соралган иде анда. Дүрт вариант тәкъдим ителде: маңгай бәйләвече, бүрек, ургыч, маңгай җылыткыч. Бик озак фикерләшкәннән соң, “маңгай җылыткыч” сүзенә тукталдылар. Дүшән әфәнде, олы кеше, дөнья күргән кеше буларак, ургыч булырга тиеш, дигән иде дә... Хатынкыз үз сүзен өстен чыгармаса соң! Сөеклесе үзенең хаклы булуын кат-кат дәлилләгәч (тегесе турыдан-туры тәрҗемәгә ябышты),  ирнең  риза булмый чарасы калмады. “Их!” дип куйдым шуннан соң, ачынып! Мин белгән сүзне дә белмәдең! (Байлар миллион ота алмаганга көяләнеп утыр инде!)
 Лобогрейка – иң гади ургыч – безнең чор авыл баласына танышрак сүз. Без үскәндә лобогрейкалар белән эшләмиләр  иде  инде.  Әмма  зурлардан, әби-бабайлардан, әти-әниләрдән ишетеп беләбез. Алар шундый ургыч булганын, аның белән эшләгәннәрен сөйлиләр иде.  Авылыбызның амбар артында аның кысасы, тишекле-тишекле тимер утыргычы байтак вакыт аунап ятты әле. Каян белер идек: амбарчы  Әмирҗан  бабай,  лабәгрике  янында буталмагыз, дип, шул тирәдә чуалучы малай-шалайны куып җибәрә торган иде. 
Лобогрейканы,  атка яки  тракторга тагып, бөртекле культураларны урганда кулланганнар. Урып, платформага  салынган игенне  бер эзгә таяк яки сәнәк белән төшереп баручының эше маңгайдан тирне агызырлык бик авыр хезмәт булганга, аны урыслар лобогрейка дип атаганнар да инде. Шәһәрдә туып үскән бала түгел, хәзерге авыл балаларының да бу сүзне ишеткәне бармы  икән?! Хәер, әдәби китаплар укысалар, аның ише сүзләр бер  очрамаса бер  очрар  иде:  укучысы аз калып бара! Сүз байлыгының иң зур тупланмасы халык телендә һәм әдәби әсәрләрдә бит! Интеллектуаль буласың килсә, китап укы инде син, китап! 
Сүз уңаеннан бераз тарихи белешмә дә биреп китим әле, файдасы тимәсә дә, зыяны тимәс. Русиядә лобогрейкаларны 1900 елда Ростов-Дон шәһәрендәге “Красный Аксай” заводында чыгара  башлаганнар икән. “Красный  Аксай” (аңа 1891 елда нигез салына) – Ростов-Дон шәһәрендә генә түгел, ә Русиядә авыл хуҗалыгы машиналары җитештерүче иң зур заводларның берсе булган. Эшчәнлеген сабан, ургычлар  чыгарудан  башлаган  бу  завод алга таба һаман камилләшә бара: культиваторлар, комбайннар, тракторлар, автомобильләр, авыл хуҗалыгы машиналары өчен запас частьләр җитештерә. Замана җилләре бу тарихи заводны да читләтеп үтмәгән: 120 ел дәвамында илгә хезмәт иткән әлеге  завод  2011  елда  банкротлыкка чыга.  Бүгенге  көндә  ташландык завод хәрабәләре арасында җилләр генә уйный икән. 
Гөлфия Мөхәмәтгәрәева. Тегермәнлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев