Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Милли проблема беркайчан да булмады”

Катнаш гаиләләргә карата төрле кешедә төрле фикер яши. Җирлегебездә ике милләт, ике дин вәкиленнән торган катнаш гаиләләр шактый. 

Мөслим кызы Рәмилә Фәттахова иптәш кызлары белән Алма-Атага эшкә китә. Кызлар аяк киеме фабрикасына эшкә урнаша. Алтай краеның Рубцовка шәһәренә эшкә чакыргач, фабрикадагы бертөркем кыз шунда юл тота. Шәһәрнең кызлар яшәгән тулай торагы һәрвакыт игътибар үзәгендә була. Туган шәһәренә армия сафларыннан кайтып төшкән Петр Булавенко да дуслары белән әлеге тулай торакка тартыла. Егетләр “вечер”ларга йөри башлый. Бер килүендә Петр белән Рәмилә очрашалар. 
– Егетне күргәч, кинәт каушап калдым. Шундый матур буй-сынлы, зәңгәр күзле, яңа армиядән кайтканы күренеп тора. Шундый ягымлы, ихтирамлы итеп сөйләшә. Шул ягы белән үзенә каратты бугай инде ул мине, – ди Рәмилә апа. 
Петр да беренче күрүендә үк Рәмиләгә баш-аягы белән гашыйк булуын сизми дә кала. Алар шушы көннән соң аерылышмыйлар да. 
– Рәмилә татар кызыдыр дип башыма да килмәде. Сөйләшә башлагач кына татар булуын белдем. Аның чәчләре озын, үзе дә гел көлеп кенә тора. Ничек гашыйк булмыйсың инде шундый кызга?! Очраша башлагач та Рәмиләне әти-әнием белән таныштырасым килде. “Татар кызын ничек кабул итәрләр икән” дигән уй йөрде башымда. Бүген инде ышанып әйтә алам: татарлар – бик киң күңелле, ачык халык. Аш-суга оста, чиста-пөхтә кешеләр. 
Петр һәм Рәмилә Яңа елны бергә каршыларга килешә. Шул ук көнне Петр кызны әти-әниләре белән дә таныштыра. 
– Петрның әтисе – украин, әнисе – рус милләтеннән. Шуңадырмы, алар гаиләдә ике төрле милләт булуга бер дә каршы килмәделәр. Беренче күрүдән үк “кызым” дип эндәштеләр һәм һәрвакыт ихтирам итеп, яратып яшәделәр. Аларда күбрәк солянка, борщ, салатларга өстенлек бирелә бит. Каенанам белән каенатам, мин килен булып килгәч, пешергән ризыкларымны мактый-мактый ашыйлар иде, – ди Рәмилә ханым. 
1971 елда яшь гаилә Мөслимгә кайтып төпләнә. Булавенколар икесе дә төзелешкә урнаша. Егерме елдан артык төзелештә эшлиләр. 
– Мөслимгә кайткач та Алтайдагы әти-әниләр, туганнар белән аралашып яшәдек. Посылка белән чигелгән сөлге-кулъяулыклар, бәйләнгән оекбашлар, чәкчәк кебек тәм-томнар сала идем. Элек ел саен диярлек кунакка бара идек. Бүген телефон, ватсап аша һәрдаим аралашып, туганнарыбызның хәлен белешеп торабыз, – ди Рәмилә апа. 
Гаиләдә бер-бер артлы Олег, Светлана һәм Сережа дөньяга килә. Булавенколарның катнаш гаиләсе озакламый алтын туйларын билгеләп үтәчәк. Гаилә бүген дә бер-берсенең милли һәм дини йолаларын хөрмәт итеп, саклап яши. 
– Диндә булмасак та, христианнарның һәм мөселманнарның йола-бәйрәмнәрен онытмыйбыз. Мин җитешмичәрәк йөрсәм, Петр “Быел Коръән укытмыйбыз әллә?” дип, ашыктыра башлый. Үз чиратымда мин дә христиан бәйрәмнәренә алдан әзерләнәм. Бүген бер-беребезгә тагын да кадерлерәк, кирәгрәк булуыбызны аңлап яшибез. Петр әйткәндәй, яратуыбыз да көннән-көн арта гына бара. Гаиләдә аңлашу, бер-береңә хөрмәт булганда, милли проблемаларны да, килеп туган кыенлыкларны да җиңәргә була, – ди Рәмилә апа. 
Бүген Рәмилә һәм Петр Булавенколар гаиләсе Метрәй авылында яши. Алар, кыз-улларының гаиләләренә терәк булып, сигез оныкларын карарга, тәрбияләшергә ярдәм итәләр. 
– Гаиләбездә беркайчан да милләт төрлелеге буенча аңлашылмаучанлыклар тумады. Тәртипсезләнә башласак, әниебез: “Әтиегезгә әйтәм”, – ди иде. Әтиебез исә “әниегез кушканны эшләгез, әниегезне тыңлагыз” дип өйрәтте. Алар безне тормышта кирәк булган бар эшкә дә өйрәттеләр. Бүген һәрберебез үз тормышы белән яши, үз дөньясын корган икән, монда әти-әниебезнең зур тырышлыгы салынган. Рәхмәт аларга, – ди Булавенколарның кызлары Светлана. 
Тырыш гаиләнең чәчәккә күмелгән ихатасы ерактан ук тирә-юньгә ямь биреп тора. Ир белән хатын арасындагы мәхәббәт һәм тугрылык хисләре, матур гөлләр булып, тәрәзә төпләренә кунган, ихатадагы түтәлләргә сибелгән. Булавенколар үзләренең ике төрле милләт вәкилләре булуларын инде бик күптәннән онытканнар. Чөнки аларны гомер буе уртак теләкләр, уртак ниятләр берләштерә.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев