Милләтләр – төрле, дуслыгыбыз – уртак
Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге киңәйтелгән утырыш уздырды.
Киңәшмәдә чыгыш ясаучыларның эшчәнлекләре милли мәсьәләләр белән турыдан-туры бәйле иде. Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина җирлек тормышы, милли йолалар, гореф-гадәтләр турында сөйләде. Балалар сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова төрле милләт балаларының дус-тату эшчәнлегенә тукталды. Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Синара Яббарова балаларга милли тәрбия бирү мөһимлеген ассызыклады. Эчке эшләр бүлегенең миграция пункты җитәкчесе Фәридә Гыйзетдинова хәл итәсе мәсьәләләргә тукталды.
– Һәр кешегә, үз милләте белән горурланыр өчен, халкының тарихын, нәселен белү һәм өйрәнү кирәк. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълүматтан күренгәнчә, узган ел 116 пар никахларын теркәгән. Шулар арасында 18 кеше милләтен күрсәтмәгән. Әлбәттә, аны күрсәтү ирекле, ләкин гаилә кору кебек җаваплы мәсьәләдә милләтеңне күрсәтүне кирәксенмәү аны танымау, санламау була түгелме? Бу гаиләләрдә туган балаларга милли тәрбия ни дәрәҗәдә бирелер? Халык санын алу вакытында бу кешеләр милләтен күрсәтерме? Бу милләт язмышына барып тоташа. Милләтен күрсәтүчеләр арасында 1 үзбәк, 1 мари, 5 рус, 91 татар бар. Алдагы эшчәнлегебездә безгә бу мәсьәләләргә дә игътибар итү мөһим, – диде Рушат Солтанов. – Безнең вәкиллек бик күп җәмәгать оешмаларын берләштерә. Вәкиллекнең төп эш юнәлеше – районның социаль икътисадый үсешенә хезмәт итү, халыкның рухи һәм милли ихтыяҗларын канәгатьләндерү.
Лилия Шәймиева фотосы.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 14 март санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев