Милек теркәүдә – яңа чикләүләр
Яңа законнар белән “Росреестр” идарәсенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Марс Баһауов таныштырды
“Росреестр”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында”гы федераль законга күчемсез милекне теркәүне туктатып тору буенча яңа чикләүләр кертелүе хакында хәбәр итә. Әлеге чикләүләр нинди очракта һәм законның кайсы маддәсенә кагылуы хакында белешү өчен “Росреестр” идарәсенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Марс Баһауовка мөрәҗәгать иттек.
– Марс Рәисович, “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында”гы федераль законның кайбер маддәләренә үзгәрешләр керде, дип беләбез...
– “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында”- гы 218 санлы федераль законның 26 маддәсенең 1 өлеше яңа өстәмәләр белән тулыландырылды. Алар җир кишәрлекләрен теркәү, аларга хокукларны рәсмиләштерү, шулай ук ипотека мәсьәләләренә дә кагыла.
– Җир кишәрлеге бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелмәгән очракта әлеге кишәрлекне теркәп буламы?
– Җир кишәрлеге чикләре бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелмәгән очракта, кишәрлекне яки бинаны теркәп булмый. Бу чикләү барлык категориядәге җирләргә дә кагыла. Әлеге яңалык инде 1 марттан бирле гамәлдә. Җир теркәүне туктатып тору өчен яңа нигезләр арасында җир кишәрлегенең чикләре турында бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында мәгълүмат булмавы да искә алына. Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында җир кишәрлегенең чикләре турында мәгълүмат булмаган очракта җир кишәрлеген теркәү тукталып торачак. Шуны да әйтергә кирәк, 1 марттан чикләре билгеләнгән җир кишәрлекләренә генә хокуклар теркәргә һәм килешүләр төзергә мөмкин, әлеге җир кишәрлекләре бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелергә тиеш. Исәпкә алынмаган җир кишәрлегендә урнашкан бинаны яки төгәлләнмәгән төзелеш объектын кадастр исәбенә кую һәм аңа хокук бирү мөмкин түгел. Яңа чикләүләр җир участогының категориясенә һәм аны куллану рөхсәт ителгән төргә бәйле түгел.
– “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында”гы законның 25 санлы маддәсенә кертелгән үзгәрешләр белән дә таныштырып үтегез әле…
– 25 санлы маддәгә кертелгән үзгәрешләр нигезендә гаризалар ике очракта каралмыйча, кире кайтарылырга мөмкин: беренчесе – гариза кабат бирелгән булса һәм хокуклар элегрәк бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында теркәлгәндә, икенчесе – документлар юридик зат тарафыннан кәгазь форматта бирелгән булса. Шуны искәртергә кирәк, юридик затлар кадастр исәбенә алу һәм хокукларын теркәү буенча гаризаларны бары тик электрон рәвештә генә тапшырырга тиеш, башкача булганда, гаризалар кире кайтарылачак. Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында килешүдә күрсәтелгән участокның чикләре яисә теркәлүче объект урнашкан участок турында мәгълүмат булмау да теркәүне туктатып тору өчен нигез булып тора. Бу очракта физик затлар катнашындагы килешүләр һәм “Росреестр” тарафыннан рәсми рәвештә игълан ителгән техник төзексезлекләр генә искәрмә булып тора.
– Марс Рәисович, 1 сентябрьдән үз көченә кергән 482 санлы федераль закон хакында да әйтеп үтсәгез иде...
– 482 санлы федераль закон нигезендә ипотека турындагы һәм башка берничә хокукый актка үзгәрешләр кертелә. 2025нче елның 1 сентябреннән үз көченә кергән закон нигезендә, торакка хокуклар тигез булган очракта, милекче гаиләсенең элеккеге әгъзаларында торак бинадан файдалану хокукы саклана. Ипотеканы рәсмиләштерү өчен, гаиләнең барлык әгъзаларының, торактан файдаланучы элеккеге әгъзаларның да нотариаль ризалыгы таләп ителә. Мондый кулланучылар турында мәгълүмат бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелә башлаячак.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев