«Миләшкәй» балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган дәрес үтте
Балалар төрле уеннарда катнаштылар
Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре иленә сәяхәт" дигән темага дәрес узды.
Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре, светофор һәм аның сигналлары турында белемнәрен ныгыттылар. Сәяхәт барышында балалар "билгеләреңне әйт", "Светофор", "юл билгесен җый" уеннарында катнаштылар. Нәтиҗәдә балалар светофор сигналлары һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында ныклы белем алдылар.
Фото – «Миләшкәй» балалар бакчасы архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев