Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Михайловка нәниләре хикәя язган

"Балалар белэн күмәкләшеп хикәя иҗат иттек. Бик тырыштык. Ошар, дип өметләнәбез", ди Михайловка урта мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге уртанчы балалар төркеме тәрбиячесе Чулпан Минһаҗетдинова. Ошамыймы соң! Хикәяне бергәләп укыйбыз!

                                                 Кыш килде.

Алтын көз китүгә, үзенең таягына таянып ак сакаллы кыш килде. Ул әкрен генәҗир өстенә күбәләктәй кар бөртекләре яудырды. Алар уйнаклый-уйнаклый җиргә коелды. Дөнья ак төскә чумды. Саран гына елмайган кояш нурлары  яктысында энҗе кар бөртекләре ялтырап күзләрне камаштыра. Урамда ниндидер бер сихрилек хөкем сөрә. Ә кышкы һаваның сафлыгы...сулаган саен сулыйсы килә. Әй матур да инде безнең туган якның ак кышы!..                                

Без кышны бик зарыгып көтеп алдык. Ул безгә күпме шатлык-сөенеч алып килә:кар бабай ясау, кар йомарламнары ыргытып уйнау. Ә көрттә аунаулары… Ул шундый йомшак! Салкын бит тышта, диярсез. Юк инде, без бит калын киенгән. Әти-әниләребез алган иң матур һәм җылы киемнәребез, йомшак бияләй һәм башлыкларыбыз булганда безне кыш салкыннары куркытмый.                                                                                                                                    

Таудан чана шуулары гына да ни тора! Кечкенә генә таучыклар да безгә зууур булып тоела. Чаналарыбызга утырып җырлый-җырлый төшеп китәбез. Колак очларыннан  җил сызгыра, суык бабай бит очларын чеметеп ала, борыннар мышкылдый башлый. Ә өйгә керәсе килми.

Тынгысыз да инде бу кыш.  Әле кичә генә көн йокыга талган булса, бүген ябалак-ябалак кар ява, әиртәгә буранлап та китәргә мөмкин. Зәмһәрир салкыннар башлангач, без дә өйдә генә утырабыз. Суык бабайның тәрәзә пыяласына ясаган тылсымлы бизәкләрен бик зур кызыксыну белән күзәтәбез.

Салкын кыш кошчыкларга зур мәшәкать алып килә. Алар ашарга эзләп агачтан-агачка сикергәләп йөри башлыйлар. Мондый вакытта без аларга ярдәмгә киләбез:җимлекләр ясап эләбез. Нәни дусларыбыз әй куанышалар  да инде...

Иң сөендергәне шул:тиздән безгә күчтәнәч тулы капчыгын асып, Кыш бабай кунакка киләчәк. Яңа ел-иң матур һәм күңелле бәйрәм. Аны балалар гынамы сон, зурлар да зарыгып көтә. Яңа ел алдыннан өйдә генә түгел, урамда да бәйрәм тылсымы хөкем сөрә. Бөтен җирдә төрле төстәге утлар җемелди. Бүлмә уртасында хуш исләр таратып чыршы кызы балкып утыра. Ә өстәлләр төрле нигъмәтләр белән тула.

Яңа ел алдыннан һәркем могҗиза көтә. Ә без-балалар тагын бер яшькә үсәбез. Һөнәрләребез тагын да арта…

Әй рәхәт тә соң кыш көне...Кыш ул-аклык һәм сафлык, тылсым дөньясы. Без кышны бик яратабыз!

Чулпан Минһаҗетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыш хикәя Михайловка урта мәктәбе

Реклама
Реклама
2
X