Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Михайловкада Май чабу (масленица) бәйрәме үтте

Православие динен тотучылар якшәмбе көнне зурлап Май чабу (масленица) бәйрәмен үткәрде. Борынгы заманнардан ук сакланган бу бәйрәмне "кышны озату" дип тә йөртәләр.

Табигать көчләренә, ел фасылларына табынуны гәүдәләндерүче бәйрәм җиде көнгә сузыла. Май чабу атнасында православие халкы уйнап-көлеп кышны озата, табигатьне уята. Йола буенча бу атнада кунакка йөриләр. Бу көннәрдә һәр йортта кояш символы булган тәбикмәк пешерелә. Бәйрәм табыны исә аеруча бай була: йола ашларыннан ботка, коймак, бәлеш куела. Атнаның җиденче көнендә православие халкы, бер-берсеннән гафу сорап, кунакка йөри һәм тәмле ашлар белән сыйлана. Соңыннан "коймаклы атнага" 40 көнлек православие уразасы (великий пост) килә.

Михайловкада узган бәйрәм дә әлеге атрибутларга нигезләнеп үткәрелде. Бәйрәм тантанасы балаларның театральләштерелгән тамашасы белән башланып китте. Балалар бәйрәмнең төп атрибутын - кояш формасында эшләнгән коймакны зурлады. Бәйрәмгә җыелган авыл халкы котлаулар да кабул итте. Михайловка авыл җирлеге башлыгы Роберт Исламов, изге теләкләрен җиткереп, җирлектә һәрвакыт дуслык, тынычлык булуын теләде.

Татарстан республикасы халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов та вәкиллек исеменнән тәбрикләде:

- "Май чабу" - бер-береңнән гафу сорап, туганлык, дуслык, татулык кебек рухи кыйммәтләргә зур өстенлек бирүче бәйрәм. Килчәчәктә дә, җирлегебездәге милләт вәкилләре дус-тату, бердәм булып яшәсен иде. Еллар тыныч, җиребездә иминлек булсын. Барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, матур бәйрәм көннәре телим.

"ТР милли-мәдәни берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Галина Светлякованың да авылдашларына җиткерәсе изге теләкләре бар иде.

- Әби-бабаларыбыздан килгән тирән мәгънәле гореф-гадәтләребезнең, бәйрәмнәребезнең әйләнеп кайтуы - сөенечле. Аларның үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә әһәмияте зур. Бер-беребезгә булган үпкәләрне гафу итик, күңелләребездә һәрвакыт изге уйлар һәм матур теләкләр генә булсын, - диде ул.

Бәйрәм чарасы төрле уеннар, җыр-биюләр белән дәвам итте. "Рябинушка" рус фольклор ансамбленең чыгышы чарага аерым бер ямь өстәде. Михайловка урта белем бирү мәктәбе коллективы кунакларны кайнар чәй һәм коймак белән сыйлады. Матур сөлгеләр белән бизәлгән, кыңгыраулар таккан атка утырып урам әйләнүчеләр дә күп булды.

Бәйрәмнең иң кульминацион өлеше - карачкы яндыру. Аның да үз мәгънәсе бар: ул барлык начарлыкны, күңелсезлекләрне яндырып, бары тик яхшылыкка юл салуны бәян итә. Карачкы янганда һәркем үзенең изге теләкләрен тели. Сынамыш буенча бәйрәмне күңелле итеп үткәрүчеләрнең елы да уңышлы булачак.Фәридә Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев