Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Миграция законнары ни сөйли?

РФ законнарына чит ил гражданнарына карата үзгәрешләр керде. Шул хакта район паспорт өстәле җитәкчесе Фәридә Гыйзетдинова белән сөйләштек

– Фәридә Наилевна, миграция законнары чит ил гражданнарын контрольдә тота аламы?

– 2025нче елның 5 февраленнән ТР Эчке эшләр министрлыгы системасында контрольдә тотыла торган затлар реестры эшли башлады. Анда Россия территориясендә законсыз булган барлык чит ил гражданнары да кертелә. Әлеге реестр барлык кызыксынган яклар өчен, шул исәптән эш бирүчеләр, физик затлар һәм дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре өчен дә ачык. Әгәр гражданинның исеме бу исемлектә бар икән, димәк, ул Россиядә законсыз яши һәм эшкә алынмаячак, милекне терки алмаячак, шулай ук никахка керә яки аерылыша алмаячак.

– Эчке эшләр органнары Россия территориясендә законсыз рәвештә булган чит ил кешеләрен куып чыгара аламы?

– Җирлектә миграция сәясәтенең тотрыклы булуы бик мөһим. 30 апрельгә кадәр чит ил гражданнарына Россиядә булуларын (куып чыгару, депортацияләү һәм илгә керү ябылу куркынычыннан башка) законлы итәргә кирәк. Бу Россиядә өч айдан артык булучыларга кагыла. Бу кешеләр патентсыз яки эшкә рөхсәтсез, вакыты чыккан патентлы яки эшкә рөхсәтсез, түләнмәгән патентлы, вакытлыча яшәү-

гә рөхсәте булмау яки яшәүгә рөхсәтсез булсалар, Россия территориясеннән куып чыгарыла. Күрсәтелгән гражданнарның хокукый статусын җайга салу максатларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 21 март саныннан укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев