"Мәгариф" милли проекты грантына дәгъва кылучыларны тыңладылар
24 апрель көнне Мөслим лицее базасында “Мәгариф” милли проекты кысаларында акчалата грант алу хокукына дәгъва кылучы укытучыларны халык тыңлаулары узды.
24 апрель көнне Мөслим лицее базасында “Мәгариф” милли проекты кысаларында акчалата грант алу хокукына дәгъва кылучы укытучыларны халык тыңлаулары узды. Проектта катнашучы Мөслим лицее укытучылары Светлана Фазылова һәм Светлана Иванова чарада катнашучы әти-әниләр, җәмәгать вәкилләре һәм комиссия алдында үзләренең эшчәнлекләре, кулланучы методика һәм эшләнмәләр, эш төрләре хакында сөйләделәр. Республика буенча грантка ия булу өчен әлеге проектта 25 кеше катнашачак, аларның икесе Мөслимнән. “Мондый дәрәҗәдәге чараларда катнашу – үзе үк зур казаныш. Проектта катнашучы укытучыларга уңышлар телибез” – ди, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев