Метрәйнең игелекле егете
Рамил Сәфәргалин агач белән дә, калай белән дә эшли. Һөнәренең нечкәлекләрен яшь буынга да өйрәтә.
Бертөркем баланың, Метрәй урамы буйлап йөгерә-атлый килеп, авылдагы иң матур капкалы йорт ишегалдына кереп югалуын күрдем дә, кызыксынып, алар артыннан иярдем.
– Монда безнең Рамил абый яши бит! Бүген без тагын җимлек ясыйбыз, – диде араларындагы шук малайларның берсе.
Рамил абыйларын “безнеке” дип йөртүләре юкка түгел. Авылдашлары балалар өчен һәрьяклап та үрнәк булып тора.
Рамил Сәфәргалин – Метрәй авылы егете. Илгизә апа белән Расим абый гаиләсендә бишенче – төпчек бала булып дөньяга килгән Рамил кечкенә вакытта ук “алтын куллы” булуы белән якыннарын таң калдыра. Хезмәт дәресләрендә ясаган уклау, бәрәңге төйгеч, бизәкле-сырлы куна такталарын бала кулы ясаган димәссең!
– Бу йорт – безнең төп нигез. Әнием Мәгъдәниҗанны хатыным белән бергәләп тәрбияләп, хәер-фатихасын алып, соңгы юлга озаттык. Илгизәмне дә киленебез Альбина белән Рамил улыбыз бик яхшы тәрбияләде. Безнең йортта килен-бием белән яшәү матур традициягә әйләнде, – ди Расим абый.
1969 елда салынган агач йортка Рамил заманча төс биргән. Ул йортның икенче катын булдырган, керү өлешләрен, эчке бизәлешен үзгәрткән.
– Кулы эш белгән югалмас, дип әйтә торган иде әбекәй. Мәктәпне тәмамлагач, агач һәм калай белән эшләүгә хирыслыгымны тойдым. Һәр эшкә үзлектән өйрәндем. Бүгенге заманда ир-атка җитмеш төрле һөнәр дә аз. Нәрсәдер эшләр өчен кешегә ялынганыбыз юк. Үз эшең барында бер нәрсәгә дә мохтаҗлык кичермичә яшәргә була. Иң мөһиме – ялкауланмаска һәм зарланмаска кирәк, – ди Рамил.
Рамилнең тормыш иптәше Альбина – Симәк авылы кызы. Яшь гаилә өч бала үстерә. Камил белән Алинә Метрәй башлангыч мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныфларында белем ала, Камиләгә – дүрт ай.
– Безнең мәктәптә “кошлар ашханәсе” эшли. Укучылар белән ел дәвамында кошларны кайгыртабыз. Кыш – кошлар өчен бик авыр чор. Бу вакытта аларга азык табу авырлаша, алар кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ була. Шуны аңлап, укучылар белән ел саен шушы чорда кошларга җимлекләр ясап эләбез, аларга даими рәвештә азык салып торабыз. Кошлар өчен җимлекләрне һәм ояларны авылдашыбыз Рамил бик теләп ясый. Җимлекләрнең кошлардан өзелгәне юк, – ди Метрәй башлангыч мәктәбе укытучысы Гөлнара Гыймранова.
Кошларның чыркылдаша-чыркылдаша сыйлануын күзәтү балаларга аеруча рәхәт. Рамил абыйлары янында җимлек ясауның нечкәлекләренә, серләренә төшенеп, үзләре дә бу эшкә өлешләрен кертәләр.
– Гап-гади гамәл, ә куанычы һәм файдасы чиксез! Кошларга ярдәм итеп, табигатькә мәрхәмәтле булып яшәргә өйрәтүче укытучыларыбыз һәм авылдашларыбыз матур гадәтләргә рухландыра, – ди 2 сыйныф укучысы Рүзәл Шәрифуллин, зурларча фикер йөртүе белән шаккатырып.
Мәктәптә купшы агач урындыкларда утырган гөл чүлмәкләре, сыйныф бүлмәләрендәге стендлар, акбур кую өчен махсус тартмачыклар, күргәзмә өчен җайланмалар – барысы Рамил Сәфәргалин куллары белән эшләнгән.
– Әтием белән горурланам. Минем дә аның кебек оста буласым килә. Әтием безнең белән уйнарга да вакыт таба. Минеке кебек әтиләре булганнар – бәхетле, – ди Камил әтисе Рамил турында.
Гади авыл малае күңелендә булган хыялын тормышка ашырган. Кечкенәдән матурлык тудырырга теләгән егетнең эшләренә бүген сорау- ихтыяҗ зурдан.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев