Метрәйгә Иске Вәрәш аркылы якынмы?
Мөслимнең без яшәгән Кооператив урамында Ык аркылы салынган күпер башындагы тыкрык-урамнарны ябып куйдылар. Хәзер без 30 метр араны үтү урынына, урый-урый, ярты километр барырга тиеш.
Бу мәсьәләне “Авыл утлары” газетасында бер күтәреп чыккан идек. “Бу тыкрыкларны ябабыз, чөнки алардан үзәк урамга кеше аягына, я машина тәгәрмәченә ияреп пычрак чыга”, – дигән бик “кызыклы” җавап алдык. Нинди пычрак иярсен?! 2018нче елда гына тыкрыклардагы юлларны бик яхшылап ремонтладылар бит. Без инде “Аллага шөкер”, дип сөендек, киләсе елларда асфальт та түшәп куярлар әле, дип өметләндек.
2018 елга кадәр үзара салымны 1000 сум түләп килдек. Халыкка аның 360 сумы чүп өчен дип аңлаттылар. Ә 2019 елда шул ук 1000 сумны түләргә һәм шуның өстенә чүп өчен аерым түләргә квитанцияләр килде. Бу инде салым түләүчегә тагын 1000 сумга якын (937 сум) акчаны чыгарып салу дигән сүз. Нигә артык түләнгән 360 сумны кире халыкка кайтармадылар? Бу очракта да җавапны бик “кызыклы” итеп – янау-куркыту рәвешендә бирделәр. “Фәлән-фәлән кешеләр 1000 сум күләмендәге үзара салым акчасын түләмәгәннәр иде. Һәрберсенә 2500-3000 сум штраф та салынды һәм 1000 сум үзара салым түләргә дә кушылды”, – диделәр.
Озын сүзнең кыскасы шул: без, шушы тыкрыкларда яшәүчеләр, шундый уңайсызлыклар тудырылган өчен ни хөрмәтенә түләргә тиеш? Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Уңайлы мохит” программасын тормышка ашыру шушы буламыни?! Россия Президенты В. В. Путин да һәр чыгышында министрлар алдында, губернаторлар, республика җитәкчеләре каршында халыкка мөмкин кадәр уңайлы яшәү шартлары тудыруны бурыч итеп куя бит.
Озакламый Бөек Җиңүгә 75 ел тула. Бу – бик зур бәйрәм. Сугыш ветераннары бик аз калса да, вафат булганнарының балалары, оныклары исән-сау. Менә шуларның берсе – Кооператив урамындагы 1нче йортта яшәүче Энҗе апаның әтисе Таҗи абый Гыйльмиев бер кулын яу кырында югалтып кайткан сугыш инвалиды иде. Аның ихатасыннан урамга чыгу өчен бер адым иде. Ә хәзер каян-кая урарга кирәк. Башкаларын санап та тормыйм. 75нче һәм 77нче йорт арасындагы тыкрыкны юри генә карагыз. Анда яшәүчеләр мал да асрыйлар, аларны көтүгә ничек чыгарырга тиешләр? Тыкрык бар чакта юынтык суларны машина суыртып китү өчен дә бик җайлы иде. Техника керә алмагач, тыкрык кардан чистартылмый. Ярый бу кышта кар аз булды. Тагын шундый кышлар килер дип кем гарантия бирә ала? Бу сорауларга берәр кеше җавап бирә аламы? Шушы тыкрыклар мәсьәләсен, анда яшәүчеләрнең ирекләрен һәм хокукларын кысмыйча гына, уңай хәл итеп буламы?
Нәзир Җәмилев.
Мөслим.
Рунар Сәхбетдинов:
Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе:
– Әйе, Мөслимдәге Кооператив урамында алып барылган реконструкция эшләре вакытында күпер башындагы дүрт тар тыкрыкның икесе техника өчен ябылды. Моны берничек тә “тәгәрмәчкә ияреп пычрак чыгуга” бәйләп аңлатырга ярамый. Бу эш юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү, аварияләр булдырмау максатында район Башкарма комитеты каршындагы юл хәрәкәте иминлеге коммиссиясе карарларына нигезләнеп башкарылды. Әлеге урамнарның тар булуы да исәпкә алынды. Анда яшәүчеләргә юынтык суларны суырттырырга керү өчен киң тыкрык бар. Һәртөрле техника шуннан кереп, чыгып йөри ала. Гомумән, тар тыкрыкларның һәркайсына Ык елгасы яклап керү-чыгу мөмкинлеге бар.
Кооператив урамындагы 1нче йортта яшәүче Энҗе апага килгәндә, ул яклап тыкрык та сөйләшенмичә генә ябылмады. Район Башкарма комитеты юристы, алдан Энҗе апа янына барып, киңәште, хәлне аңлатты. Йорт хуҗасының ризалыгы белән аның ихатасыннан чыгу капкасы тыкрык өлешенә ясалды.
Үзара салым акчасына килгәндә, 2019 ел өчен үзара салым акчасының күләмен билгеләү буенча 2018нче елның 18 ноябрендә үткән референдумнан соң, чүп өчен түләүне дә кертеп, 1000 сум күләмендә үзара салым җыю турында карар кабул ителгән иде. Белгәнебезчә, 2019нчы елның 1 гыйнварыннан районда каты көнкүреш калдыкларын “Гринта” җәмгыяте җыя башлады. Җыелган үзара салым акчаларыннан 360 сумын алып, чүп өчен түли алмый идек. Артык түләнгән әлеге акчалар район үзәгендә бик күп төзекләндерү эшләре алып барырга ярдәм итте. Аерым алганда, су үткәрү, төзекләндерү, яшелләндерү эшләре башкарылды.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев