Реклама
Яңалыклар
Метрәйдә яшьләр күп
Метрәй, Салауз-Мухан, Иске Чакмак, Ольгино, Үрнәк авылларын берләштергән Метрәй авыл җирлегендә 1067 кеше гомер кичерә.
Метрәй авылында башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, кибет, мәдәният йорты эшли. Авыл мәктәбендә 11 бала белем ала. Балалар бакчасына 30 сабый йөри! Метрәй балалар бакчасына балаларын район үзәгеннән йөртүчеләр дә бар.
– Безнең җирлектә халык дус, тату яши. Һәр башлангычны күтәреп алучы яшьләребез бар. Метрәйдә – халык театры, Салауз-Муханда үзешчән театр эшләп килә. Яшьләребез актив, тырыш. Алар – өмәләрдә дә төп көч.
– Халыкны борчыган мәсьәлә – Метрәйнең үзәк урамында юл торышы. Юлдан йөрүче машиналар да, янәшәдәге ихаталар да җәен тузанга бата. Үзара салым хисабына гына асфальт түшәп булмасын бик яхшы аңлыйбыз. Бу мәсьәләне дәүләт программалары ярдәмендә хәл итеп булмасмы икән? – ди Мияссәр Әхмәтҗанов.
Метрәй авыл җирлегендә быел үзара салымны һәр кешедән 700 сум күләмендә җыйганнар. Киләсе елга Метрәй һәм Салауз-Мухан авылларында үзара салымны 1 мең сумнан җыярга карар кылганнар. Ольгино һәм Иске Чакмак авылларында яшәүчеләр 700 сумнан җыярга булганнар.
– Быел без 410 мең 500 сум акча җыя алдык. Халык үзара салымны 100 процент җыйды. Үзара салым хисабына Салауз-Муханда яңа обелиск эшләнде. Метрәйдә һәйкәлгә реставрация ясалды. Салауз-Мухан мәктәбенең керү өлешенә тимер капка куйдык. Мәктәп, балалар бакчасы, клуб, китапханә, почта, ФАПны бер түбә астына туплаган бинаның клуб өлешенә навес эшләнде. Шәхси ихаталарда куркыныч тудырган карт агачлар киселде, – ди Метрәй авыл җирлеге башлыгы Илнар Яббаров.
Үзара салым ярдәмендә мәктәпләрнең фасадлары яктыртылган. Ике мәктәпкә 20гә якын яктырткыч куелган. 2022 елда Метрәй авылының Яшьләр урамында яңа юл салырга планлаштыралар.
– Безнең җирлек район үзәгенә терәлеп үк тора. Фермерларыбыз күп. Ирек Хәмәдишинның казларын, Раиф Ханнановның бройлер чебиләрен яратып алалар. Айрат Шәмсетдиновның “Шах” җәмгыяте дә безнең җирлектә эшли. Халык күпләп мал- туар, кош-корт тота. “Эшлим” дигән кешегә эше дә, ашы да бар. Җирлегебездә бик матур чаралар үтә. Ярминкәләр дә оештыралар. Иң мөһиме – Метрәйдән Ольгинога илтүче юлны карасыннар һәм без – өлкәннәргә игътибарлы булсыннар! – ди Мирзаһит Габидуллин.
Киләсе елда үзара салым хисабына авыллардагы су башняларына будкалар ясау, Ольгино зиратын койма белән әйләндереп алу, Салауз-Муханда янгын гидрантлары урнаштыру күздә тотыла.
– Метрәйдә Мирзанур паркына электр линиясе сузарга планлаштырабыз. Җәйге чорда Иске Чакмакка әби- бабайлары янына бала-чага күп кайта. Шуны истә тотып, авылда балалар мәйданчыгы ясарга уйлыйбыз. Авыллардагы буш ихаталарга койма тотарга, дигән ниятебез дә бар. Карт агачларны кисү эшен киләсе елда да дәвам итәчәкбез. Салауз-Мухан зиратын койма белән әйләндереп алырга кирәк. Гомумән, авылларыбыз матур, ямьле булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә иде! – ди Илнар Яббаров.
Лилия Шәймиева.
Фото – Метрәй авыл җирлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев