Менделеевск районында исерек машина йөртүче аркасында кеше гомере өзелгән
Алабуга - Ижевск юлының 12 нче чакрымында җиңел автомобиль йөк машинасына килеп бәрелгән, дип яза Татар-информ. Менделеевск районында аек булмаган машина йөртүче идарәне югалтып, йөк машинасына килеп бәрелгән. Һәлакәт аркасында 28 яшьлек пассажирның гомере өзелгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән...
Алабуга - Ижевск юлының 12 нче чакрымында җиңел автомобиль йөк машинасына килеп бәрелгән, дип яза Татар-информ.
Менделеевск районында аек булмаган машина йөртүче идарәне югалтып, йөк машинасына килеп бәрелгән. Һәлакәт аркасында 28 яшьлек пассажирның гомере өзелгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген иртән Алабуга - Ижевск юлының 12 нче чакрымында, Мунайка авылы тирәсендә, "Лифан" автомобиленең аек булмаган йөртүчесе идарәне югалтып, "Айвеко" йөк машинасына килеп бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте арасында, җиңел машинаның 28 яшьлек пассажиры урында ук үлгән, ә 24 яшьлек йөртүче тән җәрәхәтләр алган, әмма хастаханәгә барудан баш тарткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев