Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Мемориалда – халык хәтере

Мәлләтамак авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына мемориал ачылды

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватан сакчылары елы уңаеннан районыбызда күңелләрне кузгатырлык чаралар дәвам итә. 27 август көнне Мәлләтамак авылы һәм район тарихы сәхифәләренә тагын бер истәлекле вакыйга өстәлде: Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәм җиңү өчен тылда фидакарь хезмәт куйган авыл халкына багышланган мемориал ачылды.

Туган авылы, аның киләчәге һәм бүгенгесе өчен җан атып яшәүче Рафаэль Юнысов башлангычы һәм финанс ярдәме белән сафка баска яңа объектны ачу тантанасында авыл халкы гына түгел, дәрәҗәле кунаклар да – ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты.

 

 

Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә обелиск ачу уе барлыгы турында Рафаэль Юнысов Г. Тукай бюсты янында узган Туган тел бәйрәмендә әйткән иде. Дүрт ай эчендә әлеге идея мемориал дәрәҗәсендәге хәтер яңарту урынына әверелгән: кулына автомат һәм Җиңү байрагы тоткан, уйчан һәм җитди карашы еракка төбәлгән солдат янәшәсендә тылда фронт өчен, яшәү өчен көнне төнгә ялгап хезмәт куйган хатын-кыз, сугыш чоры балаларының сыннары урын алган.

 

Тантана район мәдәният бүлеге әзерләгән театральләштерелгән күренеш белән башланды. Рафаэль Юнысов мемориалны төзүдә катнашкан архитектор, проект авторы Ирина Шабашвилига, скульптор Халит Миңнегалиевкә, төзелеш эшләрендә катнашкан эшче бригадага, Мәлләтамак авыл җирлеге коллективына Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

– Бу чара – илгә Бөек Җиңү алып килгән, бүгенгебезне һәм киләчәгебезне бүләк иткән ир-егетләр, тылда үзләрен аямыйча хезмәт куйган авылдашларыбыз язмышына битараф булмаган һәммә кешенең күңеленә үтеп керерлек зур вакыйга. Мин чын күңелемнән шат! Без бу эшләрне авылыбыз саклансын, аның киләчәге булсын дип эшлибез, – диде ул һәм тантанага килгән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 29 август саныннан укыгыз. 

 

Гөлназ Җәлилова фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев