Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирек Салихҗанов: җиңүсез кайткан юк!

Мәдәният өлкәсе матди кыйммәтләр белән бәяләнми. Мәдәният -халыкның күңел көзгесе, рухи байлыгы, бөтен барлыгы. Монда - иҗат газабы, монда - җиңү шатлыгы.Заман сулышын тойган хәлдә халкыбыз мәдәниятен, милли җәүһәрләрен күз карасыдай саклау, үстерү һәм халыкка җиткерү. Мәдәният киң кырлы. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Сәлихҗанов белән әңгәмәбез шул хакта.

- Ирек Фаязович, халыкны сәнгатькә тарту, халык җәүһәрләрен барлау өчен матди базаның ныклы булуы, кадрларның компетентлылыгы мөһим роль уйный дип беләм.

- Хактан да шулай. Шунысы куандыра: мәдәният өлкәсе - җитәкчелек тарафыннан һәрвакыт игътибар үзәгендә. Узган ел республика һәм район бюджеты хисабына мәдәният учакларында матди-техник базаны яңарту юнәлешендә эш дәвам итте. "Авыл мәдәният йортларына капиталь ремонт" республика программасы кысаларында Югары Табын, Баек авыл мәдәният йортларының һәрберсендә 6,5 млн сумлык ремонт үтте. Район бюджеты хисабына Әмәкәй мәдәният йортына 2 млн сумлык Метрәй авыл мәдәният йортына 1,7 млн сумлык ремонт ясалды. Район мәдәният йортына 3 млн сумлык тавыш җиһазлары, 6 млн сумлык яктылык җиһазлары алынды, 1 млн сумга сәхнә ремонты ясалды. Бүген җылы һәм якты, зәвыклы бизәлгән 42 мәдәният учагы район халкына хезмәт күрсәтә.

Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, ул бервакытта да җиңел булмады. Шулай да без аны хәл итә килдек. Бүген югары белемле - 53, махсус урта белемле - 46 һәм урта белемле 139 хезмәткәребез мәдәният учакларында төрледән-төрле чаралар оештыра, хезмәт кешесенә ял итү мөмкинлекләре тудыра. Бүген 9 райондашыбыз югары һәм махсус урта белем ала.

- Мәдәнияткә үз казаныңда гына кайнау хас түгел. Төрле бәйгеләрдә катнашып, Мөслим данын яклыйсыз. Узган ел нинди уңышларыгыз булды?

- Кая гына барсак та, җиңүсез кайтмыйбыз. "Созвездие-Йолдызлык" республика телевизион яшьләр фестиваленең Актаныш зонасында узган сайлап алу турында Мөслим мәдәният йортының "Асса" балалар бию ансамбленең кечкенәләр төркеме (җитәкчеләре - Рөстәм һәм Алмаз Габидуллиннар), "Мөслим бизәкләре" бию ансамбленең уртанчылар төркеме (җитәкчесе - Индира Тимкина) беренче урынны яуладылар. "Асса" бию төркеме "Уникс"та үткән концертта бүләкләнде. Ә "Мөслим бизәкләре" ансамбле, Пирамида күңел ачу үзәгендә үткән суперфиналда катнашып, йөзәрләгән коллектив арасында, икенче урынга лаек булды. "Наш дом-Татарстан" этно-мәдәни республика фестивалендә район мәдәният йортының "Ык буйлары" җыр һәм бию ансамбле шулай ук икенче урынны яулады. Бу ансамбль эшләүче яшьләрнең "Безнең заман" дип исемләнгән V телевизион республика фестивалендә дә катнашты һәм шундый ук җиңү белән кайтты. Коллектив, халык җырларына, милли биюләргә мөрәҗәгать итеп, халык җәүһәрләрен торгызу һәм саклауда зур роль уйный. Ансамбль белән үзем җитәкчелек итәм. Хореографы - Индира Тимкина.

Саный китсәң, уңышларыбыз шактый. Иҗат коллективлары 5 россиякүләм һәм регионара, 7 республика һәм районара мәдәни чараларда катнашкан икән. Үзешчәннәребез, Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә үткән Сабантуйда һәм фольклор коллективлар фестивалендә, Башкортстан республикасында узган Ык буе авыллары Сабантуенда, рус халкының Лаеш районында үтүче - "Каравон", мари халкының Менделеевскта үтүче - "Семык", керәшен татарларының Мамадышта үткән "Питрау" республика бәйрәмнәрендә катнашып, матур чыгышлар күрсәттеләр. Моннан тыш узган ел Казанда "Парк һәм скверларда җиңү көйләре" дип исемләнгән бик үзенчәлекле фестиваль оештырылды. "Уйнагыз, гармуннар" халык иҗаты республика бәйрәме дә узды. Әлеге чараларда катнашып, мөслимлеләрнең ни дәрәҗәдә югары сәнгатькә ия икәнлекләрен тагын бер кат расладык.

- Хөкүмәтебез заманча идеяләр белән янып иҗат итүчегә грантлар оту мөмкинлеге дә бирде. Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр бу мөмкинлектән ни дәрәҗәдә файдалана?

- 2017 елда мәдәният йортлары, сәнгать мәктәбе, үзәк китапханә, музей коллективлары, аерым хезмәткәрләр тарафыннан 900 мең сумлык ун грант оттык. Мәсәлән, туган якны өйрәнү музее, "Совет чорында Мөслим районының оешуы һәм үсеше" темасын яклап, проект тәкъдим иткән 200 мең сум грант отты. Әлеге сумма шул проектны тормышка ашыру өчен тотылды. Бүген музейда Совет чоры залы эшли, анда кызыклы гына экспонатлар бар. Музей коллективы кабат 100 мең сумлык грант отты. Авыл клубларының да бу юнәлештә актив эшләүләре куандыра. Грант отучылар арасында Әмәкәй, Ташлыяр, Иске Карамалы, Михайловка мәдәният учаклары бар. Сәнгать мәктәбе, үзәк китапханә дә бу өлкәдә активлык күрсәттеләр.

- Ирек Фаязович, кино сәнгатенә дә тукталсагыз иде.

- Бүген халык кино залларына йөрүдән читләште, дисәк тә, кино сәнгате бүген дә җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге сагында торучы идеологик корал, төрле яклап тәрбияләү чарасы булып тора. Интернет челтәре, телевидение өстенлек иткән заманда кинозалларына халык җыю җиңел түгел. Кино сәнгатен үстерүдә районда быел зур борылыш елы булды. Без бүген халыкка шәһәрләрдән аермасы булмаган форматта кинолар тәкъдим итәбез. "Колос" кинотеатры, ремонт һәм реконструкция эшләреннән соң, узган елның 12 октябрендә генә эксплуатациягә тапшырылуга карамастан, 639 тамашачы җыйды. Район мәдәният бүлегенә 109 мең сумлык табыш китерде. Шушы айлар эчендә 105 кино күрсәтелде, шуның 12 се - балалар өчен. Заманнан калышмый яшәүнең бер мисалы бу. Бүген Мөслимнең 3D форматтагы кинотеатры, прокатка чыккан яңа фильмнарны соңартмыйча, тамашачыга тәкъдим итә ала.

- Халыкны һәм балаларны сәнгатькә тартуда район күләмендә узган конкурслар, мәдәният учакларында эшләүче түгәрәкләр мөһим роль уйный. Берничә юнәлешне генә искә төшереп китик әле.

- "Яшь бөреләр", "Созвездие-Йолдызлык" фестивальләре,балалар театр айлыклары йөзәрләгән баланы ел да сәхнәгә күтәрә. Иң мөһиме, шул фестивальләрдә чыныгу алган балалар үсә төшкәч тә сәнгатьне ташламыйлар.

Авыл үзешчәннәре арасында үткәрелүче шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе, театр айлыклары, үзешчәннәр арасында концерт-тамашалар - болар барысы да авыл халкын уятучы, тонуста тотучы чаралар. Районда 4 халык театры эшли. Узган сезонда Метрәй халык театры республиканың "Идел-йорт"фестивалендә Ш. Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге" драмасы белән чыгыш ясады. Артистларның профессиональ дәрәҗәдә уйнаулары тамашачы һәм жюри мәхәббәтен яуларга мөмкинлек бирде. Театрның җитәкчесе, төп рольне башкаручы Синара Яббарованың театр өлкәсендә куйган хезмәте зур хөрмәткә лаек.

Иске һәм Яңа Карамалы, Михайловка, Симәк, Вәрәшбаш, Метрәй, Яңа Усы, Баланлы, Нарат Асты, Дусай мәдәният хезмәткәрләре һәр чарада актив катнаша, халык белән тыгыз элемтәдә эшли. Авыл үзешчәннәре, аның мәдәният хезмәткәрләре халыкны җәлеп итәрлек, истә калырлык тамашалар күрсәтергә өйрәнеп килә. Бу хәл авыл җирлеге башлыклары чыгышларны әзерләүне ныклап үз контрольләренә алганнан соң, аеруча ачык күренә. Узган елдагы концерт программалары, мәсәлән, башкаларыннан күпкә үзгә иде.

- Республикада милли сәясәткә даими игътибар бирелә. Милләтләр арасындагы үзара дуслык, толерантлык белән без дә горурлана алабыз. Мәдәният тә күпмедер дәрәҗәдә моңа этәргеч була ала бит. Сез ничек уйлыйсыз?

- Әйе, җирлегебездәге милләтләр дуслыгы зур байлыгыбыз. Бездә дүрт халык фольклор ансамбле эшли. Һәр милләтнең гасырлардан килгән йолаларын, гореф-гадәтләрен буыннарга җиткерү юнәлешендә алар чиксез күп эш башкаралар. Алар - Яңа Усы җирлегендә эшләүче "Усыкай буйлары" (җитәкчесе - Миләүшә Филипова), Мари Бүләр авылындагы - "Полер кас", (җитәкчесе - Роза Вәлиева), Михайловкадагы - "Рябинушка", (җитәкчесе - Фиалка Хафизова), сәнгать мәктәбе каршында эшләүче "Мөслим тугайлары", (җитәкчесе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Абдуллин). Сабантуй, "Семык", "Питрау", "Каравон" бәйрәмнәренең уртасында алар. Район ветераннар советы каршында эшләүче "Сүнмәс дәрт" клубының фольклор ансамблен, аның чыгышларын да онытмаска кирәк. Район мүдәният йортында исә һәрдаим "Милли бизәкләр" циклыннан күргәзмәләр оештырылып тора.

Район җитәкчелегенең мәдәният проблемаларын уңай хәл итәргә омтылуы, һәр чараны планлаштырганда һәм үткәргәндә ярдәм итүе нәтиҗәсендә мәдәният тормышы тамырдан үзгәрә бара. Яңа технологияләр өстенлек иткән чорда тамашачыны мәдәнияткә тарту безнең хезмәткәрләргә икеләтә җаваплылык өсти. Иҗади эзләнүләр белән яшәүче мәдәният хезмәткәре алдына чишәсе бурычлар мең төрле һәм ул, заман таләп иткәнчә, даими үзгәреп тора, без шуңа яраклашырга тиешбез.

Әңгәмәдәш - Гөлзәрия Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев