Реклама
Яңалыклар
Мәдәни чаралар күңелне баета
1 сентябрьдән Россия Президенты В.В.Путин башлангычы белән илнең барлык төбәкләрендә дә “Пушкин картасы” проекты старт алды.
Виртуаль карта турында сүз бара. Хөкүмәт быел Пушкин картасына – 3 мең сум, 2022 елда 5 мең сум салачак. Картадан 14-22 яшьтәге яшьләр файдалана ала. Картаның төп үзенчәлеге: акчаны бары тик музейларга, театрларга һәм концерт залына бару өчен тотарга була. Билетлар махсус шушы карта белән алына. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендәге паспорт алган һәр укучы әлеге проектка кушылды.
Тормышыбызда яңалыклар күп кеше тарафыннан авыр кабул ителә. Баштагы мәлне карта ачу кыенлыклар тудырды. Без укучылар белән бу каршылыкларны җиңеп чыктык. Безнең сыйныфта бар укучы да паспорт алмаган, шунлыктан ике бала картасыз калды. Тагын шунысы бар: бу картадагы акчаны яңа елга кадәр тотып бетерергә кирәк!
Районыбызда булган мәдәни учреждениеләр атна саен төрле чаралар әзерли. Ә без укучылар белән дәресләрдән соң әлеге чараларга барабыз. Көндәлек режимдагы үзгәрешләр авыр кабул ителде. “Барасы килми”, “Нигә кирәк”, “Миңа кирәк түгел” кебек сүзләр дә күп ишетелде. Дөресен әйтим, үзем дә шундыйрак фикердә идем. Ләкин, укучылар белән бергәләп әлеге чараларга йөри торгач, миңа да, балаларга да ошый башлады. Күңелемә бик нык кереп калганнары белән уртаклашасым килә.
18 октябрьдә район мәдәният йортында Зифа Басыйрованың шәхси тормышына багышланган кичә булды. Музей хезмәткәре Йолдыз Зәкиева күренекле якташыбызның башыннан кичкәннәрне, хисләрен күз яшьләре аша сөйләде, Зифа Басыйрованың җырларын тыңлатты. Бик күңелле, үтемле чара булды ул.
28 октябрьдә район үзешчәннәре тарафыннан югары дәрәҗәдә әзерләнгән “Көзге моңнар” исемле бер сәгатьлек концерт булды. Залның ярымбуш булуы гына күңелебездә авыр тәэсир калдырды. Һәр җыр безгә багышланган кебек булды, хисләнеп, чын йөрәктән рәхмәт әйтеп, кул чабып утырдык.
Актаныштан килгән “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концертының ни дәрәҗәдә рухи байлык, ләззәт биргәнен язып тормыйм. Укучылар белән берлектә янәдән җыр-моң дәрьясында булып кайттык.
Ә фикерләремне язарга этәргеч булган чараларның берсе – Әниләр көненә багышланган “Иҗатлы тормыш” үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган иде. Очрашуга шигырь язучы райондашларыбыз килгән иде. Беренче булып Лилия Шәймиева тормыш юлы белән таныштырды һәм мәхәббәт турында шигырьләрен укыды. Синара Яббарова һәм Эльвира Гәрәева якташларыбыз Шәмсия Җиһангирова, Харрас Әюп шигырьләрен сөйләделәр. Рүзәл Минһаҗев чыгышы кичәне тагын да җанландырды. Уен-көлке яратучы, гел яңалык эзләүче Рүзәл берсеннән-берсе матур, эчтәлекле шигырьләрен сөйләде. Кунаклар белән кызыклы әңгәмә дә кордык. Гомумән алганда, шигърияткә багышланган әлеге чарадан, күңелебез булып, хисләнеп кайттык.
Язмамны йомгаклап шуны әйтәсем килә: укучылар әдәби чараларга күбрәк игътибар бирсәләр, рухи яктан ныгырлар һәм эчке дөньялары да күпкә баерак булыр иде.
Йолдыз Әсадуллина,
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев