Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Май чабу – язны каршы алу

Православие халкы быел да Май чабу бәйрәмен зурлап билгеләп үтте. Язның беренче аенда уздырылучы әлеге бәйрәм Яңа Усы, Михайловка, Рус Шуган авыл җирлекләрендә аеруча матур төсмер алды.

Рус Шуган җирлегендә бәйрәмгә халык аеруча күп килә. Быел да искәрмә булмады. Алдагы еллардан аермалы буларак, гаиләләре, туганнары белән бергәләп килүчеләр дә шактый иде. Электән килгән матур гадәтне саклап, башка дин вәкилләре Май чабу бәйрәмендә бик теләп катнашты.
– Район мәдәният йорты үзешчәннәре төрле чараларда, бәйрәм-концертларда еш катнаша. Май чабу бәйрәменә дә матур концерт номерлары әзерләделәр. Шунысы игътибарга лаек: Рус Шуган җирлегендә халык бик кунакчыл. Шуңадырмы, бәйрәмгә мөслимлеләр дә, күрше районнардан да күпләп халык җыела. Руслар да, татарлар да бергәләп бәйрәм итә, – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салиҗанов.
Халык Май чабуны башкача “коймак бәйрәме” дип тә атый. Бу көнне теләгән һәркем җаны теләгән төрдәге коймак һәм тәбикмәк, сый-нигъмәтле табыннардагы башка ризыклардан авыз итте. Уха да әзерләнгән иде. 
Авыл мәдәният йорты янында буйдан буйга сузылган өстәлләрдә самовар кайнап утырды. Борынгы бәйрәм булган Масленицага халыкның күпләп килүе аңлашыла да. Чөнки озакка сузылган салкын кышны тизрәк озатасы, язны каршы аласы килә аларның. Тик шулай зурлап каршы алуга карамастан, яз гына никтер килергә ашыкмый әле. 
– Безнең җирлек халкы бу бәйрәмгә ныклап әзерләнә. Алдагы төндә үк табаларда һәм мичтә коймак пеште. 
Бүгенге иртә дә таба исеннән башланды. Барысы да бәйрәмгә килгән кунаклар өчен әзерләнә. Масленицаны ничек билгеләп үтсәң, елны шулай уздырасың дигән ышаныч яши. Узган ел да без аны мул табыннар әзерләп, матур итеп үткәргән идек. Шөкер, елыбыз тыныч, имин узды. Табыннарыбыз мул, дөньяларыбыз тыныч булды, югалтуларга юлыкмадык, – диде Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.
Бәйрәмдә җигүле атлар да бар иде. Теләгән һәркем бизәлгән атларга утырып урам әйләнде. Шаян клоуннар, яз кызына үз хоукын бирергә теләмәгән кар малае, кыңгыраулы атларга тагылган чуклы сөлгеләр, чигүле кулъяулыклар Масленицаның бизәге булды.
– Өлкән яшьтә булсам да, бәйрәмне калдырганым юк. Минзәлә районыннан ук килдек. Без кечкенә чакта да бар иде бу бәйрәм. Карачкы яндырганнары истә калган. Рус Шуганда карачкыны күптән яндырмыйлар. Никита атакай рөхсәт итми дип беләбез. Монда ел да матур итеп бизәлгән зур кояш алып чыгалар. Шул кояшны күрер өчен генә дә килерлек Рус Шуганга. Бәйрәм бик ошады. Сездәге кебек тәмле коймаклар бүтән беркайда да юк. Оештыручыларга бик зур рәхмәт! Алга таба да күрешүләр насыйп булсын! – диде Мирас Вәлиуллин.
Уңган хуҗабикәләр быел да тәбикмәкләрне әллә нинди формаларда пешергән. Курчак, машина, шар формасындагылары да, бизәкле челтәрлеләре дә, гадәти тәбикмәк һәм коймаклар да телеңне йотарлык иде. Төсләре турында әйтәсе дә юк.
– Без Май чабу бәйрәмен яңа елга аяк басу белән көтә башлыйбыз. Җылылык һәм кояш алып килүче бу бәйрәмгә һәркем яшерен өметләр дә баглый бит әле! Ихлас булганда, алар тормышка да аша диләр. Елларыбыз имин булсын, чир-сырхаулар безне урап узсын. Бәйрәмнәрне якыннарыбыз белән бергә үткәрергә язсын! – диде Мөслимдә яшәүче Маргарита Идиятуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев