Май аенда нинди дару үләннәре җыярга
Һәр дару үләненең үзенең җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый, ди белгечләр. Аның дәвалау үзлеге дә шуннан гыйбарәт. Май аенда җыясы дару үләннәре турында тулырак.
Һәр дару үләненең үзенең җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый, ди белгечләр. Аның дәвалау үзлеге дә шуннан гыйбарәт. Май аенда җыясы дару үләннәре турында тулырак.
Утчәчәк (адонис) Тынычландыра, бәвел кудыра, авыртуны баса, кан тамырларын киңәйтә. Сазанак (багульник болотный) Подагра, артрит, невралгия, радикулиттан дәвасы бар. Кан туктату, яра төзәтү үзлегенә ия. Өшегәндә, диатездан һәм йоклата торган дару итеп кулланалар. Сак булыгыз!
Үлән агулы. Каен Авитаминоз, бәвел куыгы функциясе бозылу, атеросклероз, подагра, ревматизм, бөерләр ялкынсыну, бронхит, невроз, азканлылылк, дизентерия. Кызыл дүләнә (боярышник красный) Ялкынсынуга, микробларга каршы тора, кан тамырларын киңәйтә, бәвел кудыра. Яман шеш авыруларын кисәтә. Бит тиресен матурайта.
Нарат җиләге (брусника) Салкын тию, гастрит, тозлар утыру, ревматизм, артрит, диабет, туберкулез, гипертония, авитаминоз, невроз, депрессия һ.б.
Шома көпшә (дягиль лекарственный) Артрит, астма, ревматизм, скарлатина чирләре вакытында кулланыла. Ашказаны бизе секрециясен күтәрә, эчәктәге процессларны тизләтә, геморрой, теш сызлау, гипертония, педикулездан да ярдәме тия.
Имән Бавыр авырулары, ашказаны яки эчәктән кан килсә, гөмбә ашап агулансагыз, авыртулы күрем вакытында, казналар канаса, аяк тирләсә ярдәм итә. Балан Бәвел тотмаганда, бәвел куыгында ташлар булганда кулланалар. Колак шаулавын баса, кан басымын көйли.
Кычыткан канның оешу үзлеген булдыра, углевод һәм аксым алмашын көйли, күрү сәләтен арттыра.
Эт шомырты (крушина) Эчне йомшарта, матдәләр алмашын көйли, бетчәләргә каршы кулланыла. Ландыш капиллярларны ныгыта, шешенүне бетерә, йөрәк ритмын көйли, гормоннар эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.
Әрекмән Артык тозларны чыгара, канны чистарта. Аны шулай ук артрит, подаградан да кулланалар.
Үги ана яфрагы бронхит, астма, ларингит, томауга, кавыкка каршы көрәшә.
Тузганак ашкайнату, нерв системасын тынычландыра, сипкелләргә каршы тора, яраларны төзәтә. Ишәк колагы (окопник) буыннар тартылса, канны туктатырга кирәк булса, ашказаны-эчәк тракты проблемалары борчыса кулланалар.
Абага баш авыртканда, буын һәм сөяк авыртулары, диарея, колаклар шаулау, эчәкләр дөрес эшләмәгәндә файдалы. Шулай ук азканлылылыктан коткара.
Көтүче букчасы бөердән, үпкәдән һәм аналыктан киткән канны туктату чарасы буларак файдаланыла. Пешкән сыгынтысын һәм үсемлекнең су өстәлгән согын бавыр, бөер, бәвел куыгы авыруларыннан һәм матдәләр алмашу бозылганда эчәлә.
Нәүрүз чәчәге (первоцвет весенний) Тамырларыннан әзерләнгән дарулар пневмония, бронхит, бума ютәлдән шифалы. Шулай ук баш авыртканда, баш әйләнгәндә, хәлсезлек булганда, эч кипкәндә чәчәкләрен кайнар су коеп төнәтеп эчәргә кирәк. Яфракларын салат итеп ашыйлар. Авитаминоздан яхшы дәва.
Чалмабаш (пион) эпилепсия, хатын-кыз авырулары, мастопатиядңн файдалы.
Ак чыршы нервларны тынычландыра, буыннар сызлаудан ярдәм итә.
Плаун булавовидный спораларын: өшү, экзема, фурункул вакытында ярдәме тия. Сабакларын сулыш органнары авырулары, геморрой, ревматизм, бәвел тотмаганда кулланалар.
Сарут (пырей) анемия, рахит, үпкә авырулары, бәвел тотмау, бәвел куыгы авырулары, тире авыруларыннан файдасы зур.
Кара карлыган инфаркт яки инсульт кичергәннән соң файдасы зур. Йөрәк-кан тамырлары чирләренә, яман шешкә, Альцгеймер авыруына каршы профилактика чарасын үти.
Нарат организмны чистарта, салкын тигәндә, ашкайнату системаы авыруларыннан дәва.
Турак уты (толокнянка) цистит, нефрит, зоб, гастрит, диатез, подаградан файдасы зур.
Миләүшә чәчәге (фиалка трехцветная) Йөткерү, золотуха, бүсер чыгу, теш сызлау, астма, аллергиядән файдалы.
Наратбаш (хвощ полевой) ашказаны-эчәк тракты авырулары вакытында файдалы.
Керән йөрәккә файдалы. Салкын тиюгә, бактерияләргә каршы көрәшә, югары кан басымын нормальләштерә.
Шомырт бөрештергеч тәэсире булу сәбәпле, шомыртны, нигездә, эч китүгә каршы чара буларак кулланалар. Халык медицинасында җимешләре төнәтмәсен күзнең лайлалы тышчасы ялкынсынганда примочкалар рәвешендә кулланалар. Шомырт кайрысы кайнатмасы сидек һәм тир кудыргыч чара булып хезмәт итә.
Тирәк агачы (тополь) теш сызлау, ревматизм кебек авыруларга каршы тирәк бөресен кайнатып эчәләр.
Үләннәрне җыю тәртибе
Гадәттә, дару үләннәрен бары тик яңгырсыз, коры көндә, иртәнге якта җыялар. Җыясы үлән яңгырга яки чыкка чыланган булса, аның кипкәнен көтегез. Юкса, ул тиз күгәрә һәм файдасы калмый. Ә менә составында эфир майлары булган үләннәрне эссе, кояшлы көндә җыярга кирәк. Җиләкләрне иртән-иртүк яки кичен җыялар. Саклауга куясы дару үләнен кул белән йолкып алмагыз. Аны кайчы яки секатор белән кисәләр.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев